Интеллектуаль милекне – сак астына

2017 елның 31 гыйнвары, сишәмбе

"Камаз"да (“Ростех” Дәүләт Корпорациясенә керә) уйлап табу һәм яңалык кертү өлкәсендәге эшчәнлеккә ел йомгагы ясалды.

Компаниянең Фәнни-техник үзәге патент-лицензия һәм рационализатор  эше бюросы мәгълүматлары буенча 2016 елда уйлап табу өчен ун патент алынган, шулардан беренче тапкыр өчесе – евразия, 44 патент файдалы модельгә, бер патент сәнәгать үрнәге өчен. Автор хокукы объекты буларак бер программа ЭВМ өчен теркәлгән. Россиядә һәм чит илләрдә теркәлгән товар билгеләренә 11 таныклык алынган.

Күпчелек авторлар – "КАМАЗ" ҖАҖ хезмәткәрләре, уйлап –табуга берәр патентны заводның кою һәм тимерче цехлары хезмәткәрләре алган. Кою цехы новаторлары шулай ук, файдалы модель өчен дүрт патентка ия  булдылар һәм ЭВМ программасына таныклыклар яуладылар.

Моннан тыш, узган ел эчендә "Камаз"дан илнең баш патент ведомствосына эшләнмәләр уйлап табу өчен сигез гариза җибәрелгән, алтмышы – файдалы модельгә, өчесе – сәнәгать үрнәгенә һәм берсе – ЭВМ программасына. Шулай ук, РФ товар билгеләрен теркәү өчен биш гариза, тагын берничәсе чит илләрдә товар билгеләрен теркәүгә.

Шул рәвешле, “КАМАЗ”да интеллектуаль милекне саклау өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып кала.

 

"КАМАЗ" ҖАҖ Матбугат хезмәте материаллары буенча әзерләнде 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International