Татарстан предприятиеләре Бөтенроссия җиңел сәнәгать Форумында катнашты

2016 елның 24 ноябре, пәнҗешәмбе

2016 елның 24 ноябрендә Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан оештырылган III Бөтенроссия җиңел сәнәгать Форумы ачылды. Форум эшендә министрлык һәм ведомство вәкилләре, һөнәри һәм иҗтимагый оешмалар, финанс һәм банк структуралары, әйдәп баручы тармак предприятиеләре, аналитиклар һәм тармак экспертлары катнашты. Татарстан республикасыннан ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре, "Спартак" Аяк киеме фабрикасы” ААҖ, "Карлен" ҖЧҖ һ. б. Татарстан предприятиеләре вәкилләре катнашты.

Җиңел сәнәгать Форумы эш йомгаклары ясау, планнар билгеләү, киләсе чорга тармакны  үстерү һәм стимуллаштыру, ярдәм итү буенча юл картасын формалаштыру өчен мөһим дискуссия тармагы булып тора.

Форум ачылышында РФ сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары - статс-секретарь В. Л. Евтухов чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, 2015 ел белән чагыштырганда Россиядә текстиль һәм тегү производствосы үсеше 4,2% арткан, тире һәм аяк киемнәрен җитештерү үсеше арту 6,2% тәшкил иткән.

Форумда тармакның инвестицион җәлеп итүчәнлеге, дәүләт ярдәменең агымдагы нәтиҗәләренә анализ бирү турында сүз барды һәм тармакны алга таба үстерүгә приоритетлар билгеләнде. Кадрлар әзерләү; предприятие һәм мәгариф учреждениеләре арасында үзара мөнәсәбәтләрне яхшырту; сәнәгать предприятиеләренең продукциясен Россия һәм чит ил базарларында сату мәсьәләләре каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International