«Татарстан-Саксония» Икътисади Форумы Казанда үтәчәк

2016 елның 29 ноябре, сишәмбе

2016 елның 29 ноябрендә Саксония Ирекле дәүләте (ГФР) Премьер-министры Станислав Тиллих башлыгында Саксония делегациясенең Татарстан Республикасына визиты кысаларында Казанда «Татарстан–Саксония» икътисади форумы үтә.  

Форум эшендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Саксония Ирекле дәүләте  (ГФР) Премьер-министры Станислав Тиллих, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Татарстан һәм Саксония дәүләт хакимияте органнары һәм бизнес вәкилләре катнаша.

Татарстан Республикасының сәүдә-икътисади һәм сәнәгать потенциалы презентация белән ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов чыгыш ясый. Саксония сәүдә-икътисади потенциалын Саксония икътисади үсеше Департаменты җитәкчелеге тәкъдим итә.

Эшлекле форум программасы кысаларында Татарстан-Саксония эшлекле даирәләре вәкилләренең адреслы очрашулары уза.

ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов 2015 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы һәм Германия Федератив Республикасы арасында тышкы сәүдә әйләнеше 1 млрд. евродан артык тәшкил итүен билгеләп үтә. Алберт Кәримов Татарстан белән Германия  хезмәттәшлегенең уңышлы мисалларык китерә, алар арасында "КАМАЗ" ГАҖ белән хезмәттәшлек итүче "Даймлер АГ" , ZF Friedrichshafen AG, Knorr Bremse алман предприятиеләре бар. BASF концерны “Химград” Технополисы территориясендә төзелеш химиясе эшләп чыгару буенча җитештерү линиясен ачты. “Алабуга” махсус икътисади зонасы мәйданында Preiss-Daimler AG компаниясе  “Татнефть" ГАҖ белән берлектә  пыяла сүс җитештерүен ачып җибәрде. "Казан моторлар җитештерү берләшмәсе" ААҖ "Фойт Турбо ГмбХ" алман фирмасы белән хезмәттәшлек итә ("Фойт" фирмасы автоматик гидромеханика  тапшырулар җитештерүе). Уңышлы гына «Сименс», «Бош», «SAP» һәм башка компанияләр эшләп килә. Татарстан Алмания белән фән һәм мәгариф өлкәсендә дә хезмәттәшлек итә. КНИТУ-КАИ каршындагы Германия-Россия яңа технологияләр институты эшли. Татарстанда Германиядән чит ил инвестицияләре белән барлыгы 80нән артык предприятие бар.

Ике яклы хезмәттәшлекнең перспективалы юнәлешләре арасында ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы Башлыгы инвестицион һәм инновацион җитештерү өлкәләрендә кооперация элемтәләрен үстерүне, машина төзелешен, автомобиль төзелешен һәм нефть химиясе өлкәләрен; сәламәтлекне саклау, медицина продукциясен һәм фармацевтика препаратларын җитештерүне, шулай ук, авыл хуҗалыгы тармагын атады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International