2016 елның 28 ноябрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында ТР Хөкүмәтенең “Сыйфат өчен” премияләре 12нче республика конкурсы лауреатларын һәм дипломантларын бүләкләү тантанасы узды.
Бүләкләү тантанасында ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, “Россия сыйфат системасы” оешмасы җитәкчесе Максим Протасов, республика бәйгесендә җиңүчеләр һәм дипломантлар, Идел буе сыйфат үзәге һәм ТР сәнәгать предприятиеләре вәкилләре катнашты.
ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов әйтүенчә, бу елны конкурста катнашырга 64 оешма теләк белдергән. Бигрәк тә Казан, Чаллы, Әлмәт, Яшел Үзән, Лениногорск шәһәрләреннән оешма һәм предприятиеләр аеруча кызыксыну күрсәткән. Конкурста актив катнашучы предприятиеләр машина төзелеше, нефть һәм химия өлкәсеннән, шулай ук, медицина, төзелеш һәм мәгариф тармагыннан булган.
Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең сыйфат өчен премияләре республика конкурсын үткәрү кысаларында "2016 елда Татарстан Республикасының сыйфат буенча иң яхшы менеджеры" һәм "Татарстан Республикасы югары уку йортлары студентлары һәм аспирантлары арасында сыйфат мәсьәләләрен карауга багышланган иң яхшы фәнни-тикшеренү эше" конкурслары үткәрелде.
Алберт Кәримов ассызыклап үткәнчә, Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең сыйфат өчен бирелә премияләре продукциянең сыйфаты һәм хезмәт күрсәтү өлкәсендә югары нәтиҗәләргә ирешкән, аның иминлеген тәэмин иткән, шулай ук, сыйфат белән идарә итүнең югары нәтиҗәле ысулларын гамәлгә кертү очракларында тапшырыла.
ТР Премьер-министры Илдар Халиков республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде.
“Эшлекле камиллек» номинациясендә В.Д. Шашин исемендәге “Татнефть” ГАҖ Бөгелмә механика заводы (Бөгелмә шәһәре), “Казан вертолет заводы” ГАҖ бүләкләнде.
“Татбурнефть” (Әлмәт), “Татнефтепром-Зюзеевнефть” (Нурлат), “Грань” ҖЧҖ (Казан), “Казан ярминкәсе” ААҖ, "Татнефть – кадрлар әзердәү үзәге" өстәмә һөнәри белем бирү мәгариф оешмасы (Әлмәт) танылган.
“Җитештерү системалары” номинациясендә премияләр “КАМАЗ” ГАҖ, “Татнефть-АЗС Үзәк ” ҖЧҖ (Әлмәт) тапшырылды.
Республика конкурсы дипломантларына ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов дипломнар тапшырды.
Бүләкләү тантанасын үткәрү программасы кысаларында “Россия сыйфат системасы" коммерцияле булмаган автоном оешмасы һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте арасында үзара хезмәттәшлек турында Килешү имзаланды. Документка ТР Премьер-министры Илдар Халиков һәм “Россия сыйфат системасы” оешмасы җитәкчесе Максим Протасов кул куйдылар.
Мәгълүмат "Татар-информ" МА сайтында урнаштырылган: http://www.tatar-inform.ru/news/kazan/2016/11/28/529806/