Бөтенроссия киңәшмәсендә көзге-кышкы чорда электр энергетикасы субъектлары эшенә әзерлекнең барышы каралды

2016 елның 24 ноябре, пәнҗешәмбе

2016 елның 24 ноябрендә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Мәскәүдә Россия Федерациясенең энергетика министры Александр Новак рәислегендә узган “2016-2017 елларның көзге-кышкы чорында  электр энергетикасы субъектлары эшенә әзерлекнең барышы турында” Бөтенроссия киңәшмәсендә катнашты.

Киңәшмәдә Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимияте органнары җитәкчеләре, Россия энергетика министрлыгы вәкилләре, Ростехнадзор, Россиянең монополиягә каршы федераль хезмәте җитәкчеләре, федераль һәм төбәк энергия компанияләре җитәкчеләре катнашты.

Мәгълүмат өчен:

Татарстан Республикасының электр энергетикасы предприятиеләре 2016/2017 елның көзге-кышкы чорына әзерлеген электр тәэминаты куркынычсызлыгын тәэмин итүче Хөкүмәт комиссиясе беркетмәсе тарафыннан расланган көзге-кышкы чорына электр энергетикасы субъектларының эше әзерлеген тикшерү турындагы Нигезләмәсе нигезендә, “2015/2016 елларның ягулык чорында  Татарстан Республикасының ягулык-энергетика оешмалары һәм торак-коммуналь комплексларының эш нәтиҗәләре һәм 2016/2017 ягулык чорына әзерләнү бурычлары турында” Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Карары, “2016-2017 елларга җылыту сезонын үткәрүгә электр энергетикасы субъектларын әзерләү буенча беренчел чаралар турында” Россия Федерациясе энергетика Министрлыгы боерыгы һәм предприятие боерыклары белән расланган планнарга нигезләнеп башкарылды.

Татарстан Республикасының эре энергетика комплексы предприятиеләренең  ("Сетевая компания" ААҖ, "Генерирующая компания" ААҖ, "ТГК-16" ААҖ, "Түбән Кама ТЭЦ") 2016/2017 елларның көзге-кышкы чорын үткәрүгә әзерлеген Россия Федерациясенең энергетика министрлыгы комиссиясе тарафыннан   башкарылды. Тикшерү нәтиҗәләре буенча әлеге компанияләр әзерлек паспортларын алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International