2016 елның 24 ноябрендә Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефть» ГАҖ Директорлар Советының чираттагы утырышы узды.
Утырыш барышында 2016 елның 9 аенда компаниянең финанс-хуҗалык эшчәнлеге турында мәгълүмат тыңланды. «Татнефть» компаниясе тарафыннан табылган гомуми нефть күләме (ярдәмче җәмгыятьләрне исәпкә алмаганда) 20 млн. 851 мең тонна тәшкил иткән, бу узган елның шул ук вакыт аралыгы белән чагыштырганда 4,9 процентка күбрәк. 328 яңа нефть чыгару скважинасы һәм 422 басым ясау скважинасы эксплуатациягә кертелгән. Юлдаш нефть газын җыю күләме 700 млн. куб. метр тәшкил итә, бу 2015 елның шул ук чорына караганда 4,8 процентка артыграк. Төяп озатылган продукцияне реализацияләүдән брутто-табыш 2016 елның 9 аенда 427 млрд. сум тәшкил иткән.
Компаниянең Директорлар Советы 2017 елга нефть табу һәм геологик-техник чаралар планын карады. 2016 елда «Татнефть» төркеме буенча планлаштырылган нефть чыгару күләме – 28,5 млн. тонна (2015 елның шушы чорына карата 4,6 процентка артыграк), шуларның 28,2 млн. тоннасы – «Татнефть» компаниясендә (үзле нефтьне дә кертеп – 833 мең тонна һәм 353 мең тонна – иярчен компанияләрдә). Нефть чыгаруның үсеше геологик-техник чараларны киңәйтүгә бәйле–скважиналарның эш режимнарын оптимальләштерү, бораулау, янәшәдәге горизонталь кәүсәләрне кисү, пластны гидроаеруын үткәрү һ. б. Барлык планлаштырылган проектларны һәм геологик-техник чараларны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә 2017 елда 29 млн. 349 мең тонна нефть, шул исәптән, традицион – 27 млн 434 мең тонна, үзле нефть-1 млн. 573 мең тонна, иярчен компанияләрдән -342 мең тонна нефть табып булыр дип фаразлана.
Компаниядәге геология күзәтчелек эшләре турында мәгълүмат тыңлаганнан соң, Директорлар Советы тарафыннан геология күзәтчелек эшләренең стратегиясе һәм 2025 елга кадәр геология разведка эшләрен башкарганда максатлар һәм инновацион чаралар расланды. 2020 елга нефть чыгару күләме елына 30 млн. тонна булыр дип карала, 2025 елга запасларны турыдан торгызуны тәэмин итү бурычы елына 36,7 млн. тоннадан артык булачак дип фаразлана.
(«Татнефть» ГАҖ Матбугат үзәге материаллары кулланылды)