2016 елның 23 ноябрендә Мәскәүдә ENES-2016 Халыкара форумы кысаларында “МедиаТЭК” региональ администрация һәм ягулык-энергетика комплексы компанияләренең матбугат үзәге, массакүләм мәгълүмат чаралары бөтенроссия конкурсына йомгак ясалды.
“МедиаТЭК” конкурсы нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы җитәкчелеге регионда ягулык-энергетика комплексын үстерү буенча иҗтимагый чараларда актив катнашулары өчен "Шәхси игътибар" номинациясендә Татарстан беренче урынны яулады. Бүләк ТР Премьер – министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримовка тапшырылды.
Әйтеп үтәргә кирәк, “МедиаТЭК” конкурсының "Иң яхшы төбәк форумы", "Энергия нәтиҗәлелеге һәм энергияне саклау", "Заманча җитештерү һәм ягулык-энергетика комплексын үстерү" номинацияләрендә Татарстан Республикасы икенче урынны алды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов ассызыклаганча, “энергияне саклау һәм энергетика нәтиҗәлелеген күтәрү өлкәсендә дәүләт сәясәте Татарстан икътисады үсешенең өстенлекле юнәлешләренең берсе. Республикада “2014-2020 елларга Татарстан Республикасында энергияне саклау һәм энергетика нәтиҗәлелеген үстерү” дәүләт программасы тормышка ашырыла”.
Алберт Кәримов билгеләгәнчә, 2015 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасының тулаем төбәк продуктының энергияне сарыф итү 2007 ел нәтиҗәләренә карата чагыштырмача 23,2% кимегән. 2020 елга бурыч – Татарстан Республикасы икътисадының энергия сарыфын тагын 16,8% киметү. Икътисадның энергия сарыфын киметүгә зур өлеш энергияне сак тоту программасын гамәлгә ашыручы Татарстанның сәнәгать предприятиеләре кертә. Җитештерүдә энергия сарыфын киметү буенча "Татнефть", "Казаноргсинтез", "Түбән Кама нефтехим", "Генерирующая компания" ААҖ, "ТГК-16" ААҖ һәм башка предприятиеләрдә нәтиҗәле эш алып барыла.
Искә төшерик, Татарстан делегациясе Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков башлыгында ENES энергетика үсеше һәм энергетика нәтиҗәлелеге Халыкара форумы эшендә катнаша.
ENES-2016 Форумында республика экспозициясе составында “Татнефть” ГАҖ, “Түбән Кама нефтехим” ГАҖ, “Казаноргсинтез” ГАҖ, “Казан вертолет заводы” ГАҖ, “Генерирующая компания” ААҖ, “ТГК-16” ААҖ, “Сетевая компания” АҖ, “Татэнергосбыт” АҖ, Казан дәүләт энергетика университеты, “Ледел” ҖЧҖ, “РариТЭК” ҖЧҖ катнаша.
Мәгълүмат "Респулика Татарстан” газетасы сайтында урнаштырылган: http://rt-online.ru/tatarstan-stal-pobeditelem-vserossijskogo-konkursa-mediatek/