2016 елның 23 ноябрендә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков башлыгында ENES-2016 халыкара Форумы эшендә катнаша.
Татарстан Республикасы 2013 елдан бирле бердәм күргәзмә экспозициясе белән ENES халыкара Форумында Татарстанның энергияне саклау һәм энергетика нәтиҗәлелеген күтәрү өлкәсендәге тәҗрибәсен чагылдыра. 2016 елда республика экспозициясе составында “Татнефть” ГАҖ, “Түбән Кама нефтехим” ГАҖ, “Казаноргсинтез” ГАҖ, “Казан вертолет заводы” ГАҖ, “Генерирующая компания” ААҖ, “ТГК-16” ААҖ, “Сетевая компания” АҖ, “Татэнергосбыт” АҖ, Казан дәүләт энергетика университеты, “Ледел” ҖЧҖ, “РариТЭК” ҖЧҖ катнаша.
ENES-2016 Форумы кысаларында Татарстан Республикасы делегациясе “Лидер-шәһәрләрнең уртак тырышлыгы белән тотрыклы үсешкә һәм инновацияләргә” темасына пленар утырышта һәм “Энергия нәтиҗәлелеге 2.0. Йөкләнеш” панель дискуссиясендә һәм башка программалы чараларда катнашачак.
“Инновацион технологияләрдән ерак урнашкан һәм аз халыклы җирлекләрнең үсеш стратегиясенә” панель дискуссиясе барышында Россия Федерациясе субъектлары һәм хакимият федераль органнары башлыклары тарафыннан аз халыклы һәм еракта урнашкан торак пунктларның социаль инфраструктурасын комплекслы үстерү өлкәсендә Уртак декларация имзалау планлаштырыла.
ENES-2016 Форумы кысаларында ике бөтенроссия конкурсларына: ENES-2016 энергияне саклау һәм энергетика нәтиҗәлелеген күтәрү өлкәсендә гамәлгә ашырылган проектлар конкурсы һәм “МедиаТЭК” региональ администрация һәм ягулык-энергетика комплексы компанияләренең матбугат үзәкләре, массакүләм мәгълүмат чаралары конкурсына йомгак ясау булачак.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов ассызыклаганча, энергияне саклау һәм энергетика нәтиҗәлелеген күтәрү өлкәсендә дәүләт сәясәте Татарстан икътисады үсешенең өстенлекле юнәлешләренең берсе. Республикада “2014-2020 елларга Татарстан Республикасында энергияне саклау һәм энергетика нәтиҗәлелеген үстерү” дәүләт программасы тормышка ашырыла. Энергияне саклау һәм энергетика нәтиҗәлелеген үстерү программасының төп индикаторы- 2007 елга карата Татарстан Республикасының тулаем төбәк продуктының энергия сарыфын 40% киметү.
Мәгълүмат "Татар-информ" МА сайтында: http://www.tatar-inform.ru/news/2016/11/23/529039/, "РБК-Татарстан" МА сайтында: http://www.rbc.ru/tatarstan/freenews/58341bed9a7947198e222eeb, "Республика Татарстан" газетасы сайтында: http://rt-online.ru/opyt-tatarstana-v-oblasti-energoeffektivnosti-budet-predstavlen-na-mezhdunarodnom-forume-enes-2016/ бастырылды.
Мәгълүмат өчен :
2015 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасының тулаем төбәк продуктының энергияне сарыф итү 2007 ел нәтиҗәләренә карата чагыштырмача 23,2% кимегән. 2020 елга бурыч – Татарстан Республикасы икътисадының энергия сарыфын тагын 16,8% киметү.
Икътисадның энергия сарыфын киметүгә зур өлеш энергияне сак тоту программасын гамәлгә ашыручы Татарстанның сәнәгать предприятиеләре кертә. Җитештерүдә энергия сарыфын киметү буенча "Татнефть", "Казаноргсинтез", "Түбән Кама нефтехим", "Генерирующая компания" ААҖ, "ТГК-16" ААҖ һәм башка предприятиеләрдә нәтиҗәле эш алып барыла. 2015 ел нәтиҗәләре буенча сәнәгатьтә энергия сарыфы индикаторы 2014 елга карата 4,5% киметелгән (2007 елга карата 24,9%).