2016 елның 22 ноябрендә «ДАЙМЛЕР КАМАЗ РУС» Россия-Алман уртак предприятиесе мәйданчыгында 10 меңенче "Мерседес-Бенц" автомобиле җыелган.
2008 елда Daimler AG алман концернының “КАМАЗ” акционерлары составына керүе ике автоҗитештерүченең яңа үзара файдалы стратегик партнерлыкның башлангычы булды. 2009 елда "КАМАЗ" һәм Daimler AG Mercedes-Benz авыр йөк автомобильләрен җитештерү һәм сату буенча "Мерседес-Бенц Тракс Восток" уртак предприятиесен булдыру турындагы килешүгә кул куйдылар (соңыннан "ДАЙМЛЕР КАМАЗ РУС" дип исемләнде).
Хәзер "Daimler AG" һәм "КАМАЗ" ГАҖ (РОСТЕХ дәүләт корпорациясенә керә) "ДАЙМЛЕР" КАМАЗ РУС" акцияләренең 50 проценты тия. Уртак предприятиенең 6 ел тарихында 10000 Mercedes-Benz автомобиле чыгарылган. Җитештерү куәтләре бер сменалы эш режимында 3000 Fuso автомобиле, өч сменалы эш режимында 6000 Mercedes-Benz автомобиле чыгаруга исәпләнгән. Склад (9 мең кв. м), җитештерү (22 мең кв. м), офис бүлмәләрен һәм уку-укыту үзәген (1,5 мең кв. м) кертеп гомуми мәйдан 33 мең кв. м. тәшкил итә.
(“КАМАЗ” ГАҖ Матбугат үзәге материаллары буенча)