2016 елның 21 ноябрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Сахалин өлкәсе губернаторы Олег Кожемяко белән булып узган очрашуында ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Казан мэры Илсур Метшин, "Татнефть" ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов һәм башкалар катнашты.
Кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов Олег Кожемякога быел сентябрь аенда Татарстан делегациясенең Сахалин өлкәсенә визитын югары дәрәҗәдә оештырганнары өчен рәхмәтен белдерде. Шул вакыттагы визит кысаларында Татарстан Республикасы һәм Сахалин өлкәсе арасында 2016-2018 елларга сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында Килешүгә кул куелды.
Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, О.Кожемяко визитының программасы Татарстан территорияләренең инновацион үсешенә юнәлдерелгән. Сахалин делегациясе алдагы көнне "Иннополис" махсус икътисадый зонасында булып республиканың югары технологияләр өлкәсендәге казанышлары белән танышты. Бүген кунаклар "Химград" һәм ИТ-парк кебек инновацион объектларны карарга ниятли.
"Без сәнәгатьнең югары технологияләре өлкәсендә, уңайлы инвестицион мохит булдыруда, инновацияләр кертүдә тәҗрибәбез белән уртаклашырга шат ", - дип губернаторга мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов.
ТР Президенты фикеренчә, Сахалин өлкәсенең алга таба үсешкә мөмкинлекләре гаять зур. Төбәк табигать ресурсларына бай, көчле нефть-газ комплексына ия, балык сәнәгате системасы белән данлыклы, зур экспорт күләме белән халыкара кооперациядә катнаша.
Бүген Татарстан Сахалинга "КАМАЗ" авыр йөк машиналарын, шиналар, медицина җиһазларын, төрле азык-төлек продуктларын җибәреп тора. Шул ук вакытта, республика утрауга автобуслар, махсус техника, вертолетлар, суднолар, нефть чыгару җиһазларын, химик реагентлар, дизель ягулыгын, күкерт, мотор майларын, минераль ашламаларны җибәрергә әзер.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, бүгенге көнгә Татарстан шәһәр мохитен төзекләндерүгә, кадрлар әзерләүгә, электрон хезмәт күрсәтүгә, мәгариф өлкәсен үстерүгә зур игътибар бирә. Регионнар бу юнәлештә дә актив хезмәттәшлек итә ала, дип саный ул.
"Узган ел Татарстанның 2030 елга кадәр социаль-икътисадый үсеше Стратегиясе кабул ителгән иде. Һәр субъект үзенең көчле якларын үстерергә тиеш. Республикабыз икътисадының төп көчле ягы - нефть сәнәгате. Без шул өлкәгә басым ясаячакбыз", - диде ТР Президенты.
"Сезнең республика казанышларын күзәтү күңелле. Без Татарстан белән элемтәләрне үстерәбез, чөнки киләчәктә яхшы озак вакытлы перспектива күрәбез, - диде үзенең җавап сүзендә Олег Кожемяко. – Шулай ук, шәһәр мохитен, җәмәгать зоналарын, мәгълүмати технологияләр, сәламәтлекне саклау өлкәсендә һәм башка бик күп өлкәләрдә Татарстан тәҗрибәсен өйрәнәбез".
Губернатор билгеләп үткәнчә, Сахалин өлкәсенең авыл хуҗалыгын үстерү өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора. Бүген теплица һәм терлекчелек комплекслары төзелә. Шуңа да карамастан, регион азык-төлек продукциясен сатып алуны дәвам итә:сыер итен, дуңгыз итен, кош итен, төрле ярмалар һ. б. "Бу өлкәдә төп тәэмин итеп торучы буларак без элеккечә Татарстан Республикасын күзаллыйбыз", - дип белдерде губернатор.
(ТР Президенты Матбугат хезмәте материаллары буенча)