Ведомствоара комиссия утырышында Татарстан Республикасында сәнәгать продукциясенең законсыз әйләнешенә каршы тору мәсьәләләре каралды

2016 елның 17 ноябре, пәнҗешәмбе

2016 елның 17 ноябрендә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов рәислегендә сәнәгать продукциясенең законсыз әйләнешенә каршы тору буенча Ведомствоара комиссия утырышы булып узды.

Ведомствоара комиссия утырышында катнашучыларга мөрәҗәгать итеп ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе Алберт Кәримов билгеләп үткәнчә, ТР нефть, газ, химия комплексы республиканың сәнәгать җитештерүенең гомуми күләмендә 6о% артыгын тәшкил итә.

Алберт Кәримов фикеренчә, ТР нефть, химия комплексы продукциясенең законсыз әйләнеше өлкәсендә хокукка каршы гамәлләр, бу өлкәдә сәнәгать продукциясенең фальсификациясе, контрафакт әйберләр куллану республика бюджетына гына түгел, җитештерүчеләрнең икътисади мәнфәгатьләренә дә һәм кешеләр сәламәтлегенә зыян килү куркынычын арттыра.

"Татнефтехиминвест-холдинг" ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин утырышта катнашучыларга НГХК предприятиеләренең товар билгеләрен законсыз куллануга каршы көрәш чаралары турында һәм республиканың нефть химиясе предприятиеләре товар билгеләрен законсыз файдалану фактларын хәбәр итте. "Татнефть-Нефтехим" компаниясе директорының беренче урынбасары Алексей Сорокожердьев "Татнефть" ГАҖ  тарафыннан шиннар комплексы предприятиеләренең товар билгеләрен законсыз куллану фактларын ачыклау буенча башкарыла торган эше турында мәгълүмат бирде.

Утырыш барышында ТР  халык сәнгать һөнәрләре өлкәсендә дә законсыз продукция әйләнешенең актуаль проблемалары каралды. Бу мәсьәлә буенча ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Элвира Камалова һәм ТР халык сәнгате һөнәрчелеген һәм кәсепчелеген үстерү Үзәге җитәкчесе Нури Мостафаев чыгыш ясады. 

Утырышта катнашучылар Татарстан Республикасында сәнәгать продукциясенең законсыз әйләнешенә каршы торуда өстәмә чаралар буенча тәкъдимнәрне һәм 2017 елның I яртыеллыгына Ведомствоара комиссиянең утырышларын  үткәрү Планын расладылар.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International