2016 елның 17 ноябрендә ТР Премьер-министры урынбасары- ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Сычуань провинциясе делегациясе башлыгы - Сычуань провинциясе Халык Хөкүмәтенең чит ил һәм миграция эшләре Канцеляриясе җитәкчесе урынбасары Хэ Гуансян белән очрашты.
Узган очрашуда ике як Татарстан Республикасы һәм Сычуань провинциясе (КХР) арасында сәүдә-икътисади хезмәттәшлекне үстерүнең агымдагы торышы һәм перспектив юнәлешләре хакында сөйләштеләр.
ТР Премьер-министры урынбасары- ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан һәм Кытайның Сычуань провинциясе хезмәттәшлеге үсешенең төп этапларын тасвирлаганда регионара хезмәттәшлекнең мөһим вакыйгаларына тукталды.
2015 елда Татарстан Хөкүмәте һәм Сычуань провинциясе Халык Хөкүмәте арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек итү турында Килешү имзаланды. Татарстан Республикасы Президенты җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе Кытай Халык Республикасында булды һәм Татарстан-Сычуань эшлекле форумы үткәрелде. Казан (Татастан) һәм Чэнду (Кытай) шәһәрләре арасында дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыру турында Меморандумга кул куелды.
2016 елда Татарстанда Сычуань провинциясе Вице-губернаторы Лю Цзе әфәнде башлыгында Сычуань провинциясе делегациясе, шулай ук, Кытайның Коммунистлар партиясе Үзәк Комитеты әгъзасы, партия комитеты Секретаре, Сычуань провинциясе халык вәкилләре Җыелышы Даими комитеты Рәисе Ван Дунмин әфәнде башлыгында Сычуань провинциясе делегациясе булды. Татарстан җитәкчелеге белән очрашулар, Татарстан-Сычуань бизнес-форумы уздырылды, Татарстан Республикасы һәм Сычуань провинциясе арасында кардәшлек мөнәсәбәтләре урнаштыру турында Килешүгә кул куелды.
Алберт Кәримов Кытай делегациясе вәкилләренә киләчәктә Татарстан белән кооперацион элемтәләрне үстерүдә кызыксыну белдерүләре өчен рәхмәтен белдерде. Ул ассызыклаганча, үзара файдалы хезмәттәшлекне үстерү өчен потенциал җитәрлек.
ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасы Россиядә инвестицион җәлеп итү буенча лидер-регион булып тора.
Алберт Кәримов хәбәр иткәнчә, ике яклы сәүдә-икътисадый һәм инвестицион хезмәттәшлекнең перспективалы юнәлешләре сыйфатында химия сәнәгате, машина төзелеше, энергетика, сәламәтлекне саклау, авыл хуҗалыгы тармагы, төзелеш, күргәзмә эшчәнлеге билгеләнде.
Сычуань провинциясе делегациясе башлыгы - Сычуань провинциясе Халык Хөкүмәтенең чит ил һәм миграция эшләре Канцеляриясе җитәкчесе урынбасары Хэ Гуансян ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчелегенә җылы кабул итүне оештырулары өчен рәхмәтен белдерде.
Аның сүзләренчә, Сычуань провинциясе бизнесы вәкилләре үзләренең җитештерүләрен Татарстан территориясендә урнаштыруда кызыксыналар.
Кытай делегациясе башлыгы Татарстанда уздырыла торган халыкара чараларда катнашырга теләкләре булуын хәбәр итте, әйтик, “Машина төзелеше. Металл эшкәртү. Казан” Халыкара күргәзмәсе, “TIAF SUPPORTED BY AUTOMECHANIKA Татарстан Республикасы автомобиль төзелеше Форумы, “Авиакосмик технологияләр. Заманча материаллар һәм җиһазлар” Халыкара күргәзмәсе һәм башкалар Кытайлыларда кызыксыну уята.
Хэ Гуансян әфәнде Алберт Кәримовны Сычуань провинциясенә чакырды һәм 2017 елның апрелендә узачак Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләрен укытуда катнашырга тәкъдим итте.
Мәгълүмат өчен:
2015 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанның Кытай Халык Республикасы белән тышкы сәүдә әйләнеше 264,3 миллион АКШ доллары тәшкил иткән.
Кытай партнерлары катнашында Менделеевскида минераль ашламалар җитештерү буенча "Аммоний" заводы ачылды. 2016 елның апрелендә "Хайер" компаниясе Татарстанда суыткычлар чыгару заводын ачты. Кытай тәҗрибәсе Татарстан Республикасы территориясендә махсус икътисадый зоналар һәм индустриаль мәйданчыклар оештыруда файдаланылды.
2016 елның 1 ноябрендә Шанхайда (Кытай Халык Республикасы) Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башлыгында ТР делегациясе СIIF-201618-нче Шанхай халыкара сәнәгать ярминкәсендә һәм "Сәнәгый партнерлык: яңа мөмкинлекләр һәм проектлар" Россия-Кытай эшлекле форумында катнашты.