Игътибар үзәгендә – республиканың сәнәгать предприятиеләре белән инжиниринг үзәкләрнең үзара элемтәләрен ныгыту

2016 елның 16 ноябре, чәршәмбе

2016 елның 16 ноябрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә Татарстан Республикасы сәнәгать предприятиеләренең төбәк инжиниринг үзәкләре һәм прототиплаштыру үзәкләре белән үзара бәйләнешен ныгыту сораулары буенча киңәшмә узды. 

Доклад белән ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов чыгыш ясады. ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе ассызыклаганча, Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Россия икътисади үсеш министрлыгы ярдәме белән булдырылган инжиниринг үзәкләр  республика предприятиеләрен технологик яктан яңадан җиһазландыруның нигезе, көндәшлеккә сәләтле яңа глобаль масштабтагы җитештерү үсеше, үзебезнең эшләнмәләр нигезендә республиканың технологик лидерлылыгын тәэмин итүчеләр булырга тиеш. 

Алберт Кәримов киңәшмәдә катнашучыларга ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының һәм ТР сәнәгать предприятиеләренең Татарстанда  булдырылган инжиниринг үзәкләр  белән үзара хәрәкәт итү нәтиҗәләре турында сөйләде. Татарстандагы инжиниринг үзәкләр арасында "КАИ-Лазер" сәнәгать лазер технологияләренең төбәк инжиниринг үзәге" АҖ, “Химик технологияләр өлкәсендә төбәк инжиниринг үзәге" АҖ, "Прототиплаштыру һәм ватан робототехникасын гамәлгә кертү үзәге" АҖ һәм "Санлы технологияләр үзәге" АҖ атады.

Ул алып барылган уртак эшнең төп юнәлешләрен тасвирлады, алар арасында: предприятиеләрнең техбелгечләрен инжиниринг үзәкләрнең мөмкинлекләре белән таныштыру, Татарстан сәнәгать компанияләренә Үзәкләрнең хезмәтен алга этәрү; Россиянең эре холдинглары һәм дәүләт корпорацияләре белән үзара элемтәдә булу, мәсәлән, "Берләшкән суднолар төзелеше корпорациясе" АҖ, "Берләшкән авиатөзелеш корпорациясе" ГАҖ, "Россия Вертолетлары" АҖ, "Ростех" Дәүләт Корпорациясе; төбәкара һәм халыкара хезмәттәшлекне җайлауда ярдәм итү, тармакара махсуслаштырылган күргәзмәләр эшендә инжиниринг үзәкләрне җәлеп итү, Татарстан Республикасы вәкиллекләре аша аларның хезмәт күрсәтүен алга сөрү; Россия сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының һәм башка оешмаларның кирәкле сертификат һәм лицензияләрен алуда ярдәм итү, федераль программаларда катнашуда ярдәм кулын сузу.

Алберт Кәримов сүзләренчә, семинар-киңәшмәләр барышында сәнәгать предприятиеләренең техник директорлары һәм баш инженерлары инжиниринг үзәкләрнең мөмкинлекләрен карау хезмәттәшлек турында тәкъдимнәрне эшләүгә ярдәмче булды. Мәсәлән, "Прототиплаштыру һәм ватан робототехникасын гамәлгә кертү үзәге" АҖ "М.П.Симонов исемендәге тәҗрибә конструкторлык бюросы" фәнни-җитештерү берләшмәсе АҖ, "Вакууммаш" АҖ, Әлмәт торба заводы" ГАҖ белән сөйләшүләр алып бара. "Татнефтехиминвест- холдинг" ААҖ белән берлектә химия җитештерүенә роботлаштырылган карарларны кертү буенча тәкъдимнәр эшләнә.

Соңгы ярты елда "РЦИХимТех" АҖ фәнни-техник хезмәт, НГХК предприятиеләре лабораторияләре тарафыннан 30 дан артык таныштыру визиты оештырылган. Сентябрьдә "Автоваз-Рено-Ниссан" Альянсы белгечләре тарафыннан Үзәкне карау оештырылган.   

"КАИ-Лазер" сәнәгать лазер технологияләренең төбәк инжиниринг үзәге" АҖ һәм "Прототиплаштыру һәм ватан робототехникасын гамәлгә кертү үзәге" АҖ "КАМАЗ" ГАҖ өчен штамплар эретү һәм ныгыту буенча эш алып барыла.

"Татнефть" ГАҖ тәкъдиме белән республиканың нефть табу тармагы ихтыяҗларын исәпкә алып "РциХимТех" АҖ булдыру турында карар кабул ителгән иде. Әлмәт дәүләт нефть институты нигезендә оештырылган лабораториядә нефть табучы предприятиеләр һәм ТатНИПИнефть ихтыяҗлары өчен тиз арада тикшеренүләр үткәрергә, Әлмәт дәүләт нефть институты студентлары һәм аспирантлары, компания хезмәткәрләре өчен стажировка оештырырга мумкинлек бирә,

ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе билгеләгәнчә, хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм "Ростех" Дәүләт Корпорациясе арасындагы хезмәттәшлек турындагы Килешү кысаларында Санлы технологияләр үзәге дәүләт корпорациясенең егерме предприятиесе белән үзара багланышта тора, уртак эшчәнлек турында Килешү имзалауга әзерләнә.

"КАИ-Лазер" "Ростех" Дәүләт Корпорациясенә кергән "ЦНИИТОЧМАШ" АҖ белән хезмәттәшлек итә.

Алберт Кәримов ассызыклаганча, инжиниринг үзәкләрнең "Иннопром" һәм "АКТО" кебек халыкара чараларда, регионара визитлар барышында, Россия сәнәгать министрлыгы һәм дәүләт корпорациясе вәкилләренең визитларында катнашулары үзара файдалы хезмәттәшлек урнаштыруга ярдәм итә. "Авиакосмик технологияләр, заманча материаллар һәм җайланмалар-2016" күргәзмәсе барышында Санлы технологияләр үзәге һәм MECAS ESI Чехия компаниясе арасында килешү имзаланган.

Ноябрь аенда "Exotest" (Франция) бәйсез сынау лабораториясе җитәкчелеге "РЦИХимТех" АҖ бару нәтиҗәләре буенча француз компаниясе заказын үткәрүне кертеп хезмәттәшлек вариантлары каралды.

ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы инжиниринг үзәкләрне күргәзмә-конгресс чараларын оештыручылар сыйфатында җәлеп ителә. Мәсәлән, "РциХимТех" АҖ Татарстан нефть-газ-химия форумы кысаларында үткәрелгән "түгәрәк өстәл"ләрне оештыруда катнашкан.

ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы инжиниринг үзәкләргә Россия сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының һәм башка органнарның кирәкле сертификат һәм лицензияләрен алуда, федераль программаларда катнашуда ярдәм итә. Хәзерге вакытта Санлы технологияләр үзәге “Проект- инжиниринг компаниясе” белән берлектә Россия сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына НИОКР субсидиясен алу өчен конкурста катнашу теләген юлладылар. Проект кече куәтле ярдәмче көч җайланма-двигатель булдыруны күздә тота.

Алберт Кәримов фикеренчә, тармак эшче төркемнәр булдыру –нәтиҗәле эш методы булып тора. Агымдагы елның июнендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “ИНВЕНТ” компаниясе төркемнәрендә булганнан соң Министрлык кабель җитештерүе өчен полимер материалларның импортын алыштыру сораулары буенча ведомствоара эш төркеме булдырган иде. Инжиниринг үзәк предприятиеләр белән берлектә пластикларның кабель сәнәгате җитештерүчеләре куйган таләпләргә туры килү-килмәвенә карата тикшерү һәм сынаулар уздырган иде. Башкарылган эш нәтиҗәсендә агымдагы елның  ноябрендә "Түбән Кама нефтехим" ГАҖ көч кабеле тышлыгы сыйфатында кулланыла торган РЕГИ 6347К яңа марка полиэтиленын үзләштерде.

"РциХимТех" АҖ хезмәт күрсәтүне “бер тәрәзәдә” принцибы буенча кертә, монда ул тиешле компетенция һәм аккредитация узган югары уку йортлары һәм предприятиеләрнең лабораторияләрен башкаручылар сыйфатында җәлеп итә.

Инжиниринг үзәк фәнни-техник үзәкләр белән берлектә Россия һәм республиканың сәнәгать предприятиеләре заказларын башкарганда куллану өчен "Полимер юнәлештәге пилот җайланмалар һәм җиһазларның мәгълүмати каталогы"н формалаштырдылар.

ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе Алберт Кәримов билгеләп үткәнчә, комплекслы инжинирингка күчү өчен Татарстанда булдырылган инжиниринг үзәкләрнең инфраструктурасын үстерергә, кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләләрен хәл итәргә, милли стандартларны гармонияләштерүдә ярдәм итәргә кирәк.

Мәгълүмат “Девон” МА сайтында урнаштырылган: http://iadevon.ru/news/Technologies/v_tatarstane_sozdana_laboratoriya_modelirovaniya_nefteizvlecheniya_-4794/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International