2016 елның 20 сентябрендә ТР Премьер-министры урынбасары –ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның "Мубадала" инвестицион фонды делегациясе әгъзалары (Берләшкән Гарәп Әмирлекләре) һәм Россия туры инвестицияләр фонды (РФПИ) генераль директоры Кирилл Дмитриев белән очрашуында катнашты.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Татарстан Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән күп нәрсәгә өйрәнә. "Сезнең байтак тәҗрибәгез бар, илегез чәчәк ата һәм көчле икътисадка ия. Без Россия һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең мөнәсәбәтләре динамик рәвештә үсүенә бик шат, - дип билгеләп үтте ул. – Бүген уртак бәйләнеш нокталарын табу, "Мубадала" фонды белән мөмкин булган хезмәттәшлекнең вариантларын билгеләү мөһим.
Татарстан Президенты кунакларга регионның социаль-икътисади үсеше хакында сөйләде, икътисадның нигезе нефть табу булуына басым ясады. Татарстан –нефть республикасы, ел саен нефть табу күләме якынча 34 млн. тонна тәшкил итә, шуның яртысыннан артыгы республикада булган ике заводта эшкәртелә. Моннан тыш, республикада нефтехимия, машина төзелеше, авиа - һәм вертолетлар төзү дә үсеш алды. Татарстанның сәнәгать продукциясенең яртысы экспортка бара, дип өстәде Рөстәм Миңнеханов. Шул ук вакытта агросәнәгать секторы һәм авыл хуҗалыгы, шулай ук, үзҗитешлекле.
Рөстәм Миннианов "Мубадала" фонды вәкилләрен ел саен яз көне Казанда уздырыла торган халыкара икътисади саммитында (Kazansummit) катнашырга чакырды.
Без "Мубадала" фонды белән хезмәттәшлек итүгә шатбыз, - дип белдерде Татарстан Президенты.
Россия туры инвестицияләр фонды (РФПИ) генераль директоры Кирилл Дмитриев билгеләгәнчә, Татарстан Россиянең уңай инвестицион климатлы регионы. Татарстан Мәскәүдән соң беренче регион һәм без монда визит өчен "Мубадала" инвестицион фонды вәкилләре белән килдек. Ул Рөстәм Миңнехановка ислам илләре, шул исәптән Берләшкән Гарәп Әмирлекләре белән эшлекле мөнәсәбәтләр төзүдә керткән өлеше өчен рәхмәтен белдерде.
(ТР Президенты Матбугат хезмәте материаллары кулланылды)