2016 елның 20 сентябрендә Татарстанның Лаеш районы Столбищи авылында Идел буе федераль округында беренчеләрдән булып Ozon.ru интернет-кибетенең бүленеш үзәге ачылды.
Склад комплексын ачу тантанасында OZON.ru җитәкчелеге вәкилләре, ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, эшкуарлар хокукларын яклау буенча ТР Президенты каршындагы Вәкаләтле Вәкил катнашты.
ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәенов әйтүенчә, Татарстан Республикасында Ozon.ru интернет-кибете аша товарларны сатып алу 2016 елның беренче яртыеллыгында 15% арткан. Бу халыкта OZON онлайн-ритейлеры товарларына ихтияҗ барлыгы турында һәм товар бәяләренең актуальлеге, ассортимент сәясәтенең канәгатьләндерерлек булуы хакында сөйли. РФ регионнарына товарларны сыйфатлы итеп кайтарту сәясәтен тормышка ашыру максаты белән төзелгән заманча склад комплексын ачу Казан һәм якын-тирәдәге Идел буе федераль округындагы шәһәрләргә заказларны кайтарту кимендә бер көнгә кыскарачак.
Әлеге чара кысаларында OZON онлайн-ритейлеры һәм ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы арасында хезмәттәшлек турында Меморандумга имза салынды. Меморандумда Татарстанда җитештерелгән товарлар турында сатып алучыларга мәгълүмат бирү чаралары һәм Ozon.Ru онлайн мегамаркетында Татарстан товарларын сатуны оештыру күздә тотыла.
Меморандумга кул кую Татарстан товар җитештерүчеләренең интернет-компания белән үзара файдалы хезмәттәшлегенең башлангычы булачак һәм республиканың сыйфатлы товарларын эчке һәм тышкы базарларга этәрүдә корал булып торачак.
Мәгълүмат өчен: OZON.ru (ОЗОН.ру) — Россиянең эре интернет-кибете, сатып алучыларга – 14 категориядә 4 млн позиция тәкъдим итә, алар арасында: китаплар һәм мультимедиа товарлары, DVD, программалар белән тәэмин итү, уеннар, музыка, әниләр һәм балалар өчен товарлар, спорт, косметика, антиквариат һәм бик күп башкалар.
OZON Рунетның Forbes Россия версиясе буенча иң кыйммәтле компанияләре исемлегендә алтынчы урынны били (2016 елның февралендә журнал компаниянең $680 млн бәяләде).