2016 елның 20 сентябрендә Казанда “Сәүдә эшчәнлеге өлкәсендә конкуренцияне тәэмин итү” Халыкара фәнни-гамәли конференция булып узды.
Конференция эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Россиянең Монополиягә каршы Федераль Хезмәт җитәкчесе урынбасары Андрей Кашеваров, ТР Премьер-министры урынбасары –ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте Комитеты Рәисе Таһир Һадиев, Россия бәйсез челтәрләр Берлеге директоры Сергей Кузнецов катнашты.
Конференциядә катнашучыларны Россия бәйсез челтәрләр Берлеге директоры Сергей Кузнецов һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков сәламләделәр.
ТР Премьер-министры урынбасары –ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов “Татарстан Республикасында ваклап сату үсешенең актуаль проблемалары” темасына доклад белән чыгыш ясады.
Ул хәбәр иткәнчә, 2015 елда республиканың ваклап сату әйләнешенең күләме 12,8% кимегән һәм 776 млрд сум тәшкил иткән. Күрсәткечнең кимүенә Россия азык-төлек базарында инфляция процессы көчәю һәм халыкның реаль акча керемнәре кимүе китергән. Агымдагы елның 8 аенда ваклап сату әйләнешенең күрсәткече 2015 елның шул ук вакыт аралыгы белән чагыштырганда берникадәр тотрыклыланды, чагыштырмача бәяләгәндә 98% (512 млрд сум).
Хәзерге вакытта Татарстан Республикасында 33 ваклап сату базары һәм 17 мең ваклап сату предприятиесе эшләп килә. Сату мәйданнары белән тәэмин итү республика буенча исәпләгәндә мең кешегә уртача 771,3кв метр тәшкил итә.
Алберт Кәримов ассызыклаганча, “азык - төлек базарында конкуренцияне күтәрү буенча эш сәүдә өлкәсенең күп форматлылыгын үстерү белән өзлексез бәйле. Бүген республикада сәүдәнең кече формаларын үстерү өчен шартлар тудырыла, шул исәптән, стационар булмаган һәм мобиль сәүдә объектлары”.
Алберт Кәримов фикеренчә, җирле товар җитештерүчеләрнең сәүдә челтәрләре белән хезмәттәшлек итү сораулары актуаль булып кала бара. Сәүдә турындагы Канунга кертелгән төзәтмәләрнең төп максаты кече һәм урта бизнес субъектларының продукциясен эре челтәрле кибетләргә җиткерүне гадиләштерү. Әлеге төзәтмәләр агымдагы елның 3 июлендә кабул ителгән иде. Республиканың дәүләт хакимияте органнары һәм муниципаль хакимияте органнарының бу юнәлештә алып барган эше җирле җитештерүчеләр җитештергән сыйфатлы продукциянең имиджын күтәрүгә ярдәм итүгә, әлеге продукцияга халыкның ихтыяҗын стимуллаштыруга юнәтелгән.
Ул билгеләгәнчә, "безнең максат – сәүдә челтәрләре һәм товар белән тәэмин итүчеләр арасында мөнәсәбәтләрне үзгәртеп кору чорында канунның яңа таләпләрен исәпкә алып сәүдә оешмаларының ассортиментын кыскартуга юл куймау, азык-төлек ризыкларын китертүдә тоткарлыкларны, аерым товарларга котлык һәм бәяләр арттыруны булдырмау".
Конференциядә катнашучылар сәүдә эшчәнлеге турындагы Канунда булган үзгәрешләр хакында фикер алыштылар.