ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе "Кызыл металлист" комплексының икенче чират торак йортын файдалануга тапшыру һәм Яшел Үзән судно төзү заводының машина төзелеше цехын эшләтеп җибәрү тантанасында катнашты

2016 елның 20 сентябре, сишәмбе

2016 елның 20 сентябрендә Яшел Үзәндә ТР Премьер-министры урынбасары –ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов "Кызыл металлист" комплексының икенче чират торак йортын файдалануга тапшыру һәм Яшел Үзән судно төзү заводының машина төзелеше цехын эшләтеп җибәрү тантаналы чараларында катнашты.

Машина төзүчеләр Көне алдыннан “Горький исемендәге Яшел Үзән заводы” АҖ "Кызыл металлист" комплексының икенче чират торак йортын файдалануга тапшыру тантанасы булып узды. Искә төшереп үтик, "Кызыл металлист" комплексының торак йортын күтәрә башлау 2013 елның октябрендә  Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Рогозин һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашында булып узган иде.

Тантанада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе: “Татарстан Республикасы сәнәгать потенциалын үстерүгә предприятие илебезнең судно төзелеше продукциясе белән алдынгы тәэмин итүче буларак зур өлешен кертә. Бүген завод Россия һәм тышкы базарларда ныклы торышын яулауны һәм үсешен дәвам итә”, - дип ассызыклады.

Горькийлылар, Алберт Кәримов сүзләренчә, актив рәвештә алдынгы технологияләрне кертәләр, продукциянең яңа төрләрен җитештерүне үзләштерәләр, илнең оборона сәләтлелеген ныгытуга юнәлдерелгән җаваплы бурычларны үтиләр.

Алберт Кәримов билгеләгәнчә, Машина төзүчеләр Көнен бәйрәм итү алдыннан “Горький исемендәге Яшел Үзән заводы” АҖ "Кызыл металлист" комплексының икенче чират торак йортын файдалануга тапшыра. 137 завод хезмәткәре иң кыйммәтле бүләккә– төзек, яңа, уңайлы фатирларга лаек булачаклар. Тапшырылган торакның гомуми күләме – 7550,70м2. Барлыгы комплекста завод 10 йорт төзергә ниятли.    

ТР Премьер-министры урынбасары –ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Яшел Үзән судно төзү заводының машина төзелеше цехын эшләтеп җибәрү тантанасында да катнашты. Цехның төп белгечлеге – судно төзелеше өчен заказларга коеп эшләү һәм машина төзелеше өчен комплектлау детальләре ясау.

Модернизацияләү һәм техник яктан яңарту программасы кысаларында цехның җитештерү һәм көнкүреш бүлмәләренең барлык участокларында да ремонт башкарылган һәм реконструкция эшләнгән, электр белән тәэмин итү алыштырылган, яктырту, су белән тәэмин итү системасы, янгын сигнализациясе системасы, җылылык системасы яңартылган. Мәйданнар чистартылган, анда гомуми мәйданы 90м2 булган комплектация склады оештырылган. Эретеп  ябыштыру участогы тулысынча яңартылган, токарь-фрезер эшкәртү үзәге булдырылган.

Завод хезмәткәрләрен якынлашып килүче бәйрәмнәре белән котлап ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов “заманча җиһазлар белән җиһазландырылган, югары квалификацияле персонал, эффектив идарә итү һәм корпоратив торак төзү заводның киләчәктәге үсешенә ярдәм итә”, диде. Ул хезмәткәрләргә уңышлар һәм яңа җитештерү казанышлары теләде.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International