2016 елның 20 сентябрендә ТР Премьер-министры урынбасары –ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Россия Федерациясендә Беларусь Республикасының Гадәттән Тыш һәм Тулы Вәкаләтле Илчесе Игорь Петришенко белән очрашуында катнашты. Очрашу барышында Россия –Беларусь мөнәсәбәтләре кысаларында ике як Татарстан һәм Беларусь Республикасы арасында киләчәктә үзара файдалы хезмәттәшлек мәсьәләләре хакында фикерләштеләр. Шулай ук, уртак проектларны гамәлгә ашыру турында да сүз барды.
Мәгълүмат өчен:
Татарстан Республикасының Беларусь партнерлар белән хезмәттәшлеге даими рәвештә үсә. 2015 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанның Беларусь Республикасы белән тышкы сәүдә әйләнеше 878,3 млн. АКШ доллары тәшкил иткән. Шулардан Беларусиягә 676,9 млн. АКШ долларык экспорт җибәрелгән, чит илдән Татарстанга 201,4 млн. АКШ долл. импорт кертелгән.
Ике яклы хезмәттәшлекнең төп юнәлешләре, гадәттәгечә, машина төзелеше, авыл хуҗалыгы машина төзелеше һәм махсус техника җитештерү, нефтегазохимия, текстиль, фармацевтика, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек товарлары.