2016 елның 19 сентябрендә Казанда «Корстон» кунакханә сәүдә күңел ачу комплексы мәйданында Россия икътисадын модернизацияләү буенча Россия-Япония консультатив советының VI утырышы узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясендә Япониянең Гадәттән Тыш һәм Тулы Вәкаләтле Илчесе Тоёхиса Кодзуки, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Россия икътисадый үсеш министры урынбасары Станислав Воскресенский, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Япониянең икътисадый оешмалар Федерациясенең икътисадый хезмәттәшлек буенча Япония-Россия Комитетының транспорт буенча ярдәмче төркеме рәисе Такеши Хасимото, «Эшлекле Россия» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы президенты - Россия-Япония Эшлекле советы рәисе Алексей Репик, Россия һәм Татарстан министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.
Утырышны ачып, Станислав Воскресенский Татарстан бүген Япония белән хезмәттәшлекне актив үстерүче төбәкләрнең берсе дип билгеләп үтте. Республика Россия-Япония уңышлы проектларын гамәлгә ашыру мәйданчыгына әверелде, дип өстәде ул.
Россия икътисадый үсеш министры урынбасары күптән түгел Владивостокта булып узган II Көнчыгыш икътисад форумы хакында искә төшерде, форум эшендә РФ Президенты Владимир Путин һәм Япония Премьер-министры Синдзо Абэ катнашуы турында әйтте.
"250 кешедән торган Япония эшлекле даирәләре делегациясе форум тарихында күпсанлы делегациянең берсе иде. Бу Япония бизнесы вәкилләренең Россияга булган кызыксынуын дәлиллидер дип ышанабыз", - дип билгеләп үтте ул.
С. Воскресенский сүзләренчә, бу этапта төп уртак бурыч быел май аенда Сочида Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин белән очрашуда Япония Премьер-министры тәкъдим иткән сигез пункттан торган икеяклы хезмәттәшлек планын тулыландыру һәм гамәлгә ашыру буенча проектлы эш булырга тиеш.
"Без уртак проектларның исемлеге турында фикер алышуны дәвам итә алырбыз һәм аларның күбесе уңышлы гына гамәлгә ашыр дип ышанабыз, - диде Воскресенский. - Шуны дә әйтәсем килә, безнең советның үзенчәлеге Россия-Япония хезмәттәшлеге генә түгел, фәнни һәм инновацион эчтәлекле проектларны аерып күрсәтү".
Мисал буларак Россия икътисадый үсеш министры урынбасары "Эйдос-Медицина" Татарстан компаниясен китерде. "Сүз медицина һәм югары технологияләр өлкәсендә эшләүче уртак Россия-Япония предприятиесе турында бара, аның продукциясе дөнья экспортына китәчәк. Менә без хезмәттәшлекнең яңа дәрәҗәдәге проектлары дип шундыйларны атыйбыз", - дип билгеләп үтте ул.
Япониянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе билгеләп үткәнчә, утырыш эше бик матур тарихи шәһәр Казанда уза, бу Көнчыгыш һәм Көнбатыш мәдәниятләре үрелешкән урын. Ул шулай ук, Рөстәм Миңнехановка чараны югары дәрәҗәдә оештырган өчен рәхмәтен белдерде.
Кодзуки әфәнде ассызыклаганча, Япония Премьер-министры тәкъдим иткән хезмәттәшлек планы Россия-Япония икътисади хезмәттәшлеге үсешенең яңа үзәге булачак.
"Әлеге планны уңышлы тормышка ашыру түрәләргә бәйле түгел, ә бүгенге утырышта катнашучы шәхси компанияләрдән тора. Монда Япония һәм Россия бизнесы вәкилләре безгә теге яки бу проектларны тормышка ашыру турында сөйләү өчен, проблемалар һәм аларны хәл итү вариантларын тәкъдим итәргә җыелдылар", - дип өстәде Илче.
Чарада катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов Япония партнёрларының киң даирәсе белән багланышларны көйләү мөмкинлеге өчен рәхмәтен белдерде.
Татарстан Президенты алдан Казан Кремлендә булып узган Тоёхиса Кодзуки белән очрашуны искә алды. “Очрашу барышында Татарстан һәм Япония бизнесы вәкилләре хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләрен сөйләделәр. Без кызыклы булган уртак якларны табарбыз дип ышанам”, - диде Рөстәм Миңнеханов уртак проектларны үстерү мөмкинлеге биргән Россия һәм Япония җитәкчелегенә рәхмәтен белдереп.
Без Япония бизнесын һәм капиталын үзебезгә җәлеп итәргә телибез, дип өстәде Татарстан Президенты, элемтәләребезне киңәйтәчәкбез һәм һәртөрле ярдәм күрсәтәчәкбез.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов төбәк икътисадында Япония векторын үстерүгә аерым игътибар бирә, Япония бизнес берләшмәсе белән уртак проектларны гамәлгә ашыруда актив ярдәм күрсәтә, дип ассызыклады чыгышында Алексей Репик. “Япон коллегалар РФ субъектлары арасында инвестицион җәлеп итү өлкәсендә Татарстан лидер булуын яхшы беләләр”, - дип билгеләде ул.
Бер ел элек Токиода булып узган булып узган консультатив советның соңгы очрашуыннан соң берничә уңай үзгәреш булды дип билгеләде А.Репик. Россия һәм Япония күп еллар дәвамында икеяклы мөнәсәбәтләрне уңышлы үстерүгә ярдәм итәчәк икътисади хезмәттәшлекнең яңа моделен булдырырга керештеләр. Бу хакта Россия һәм Япония эшлекле берләшмәләре арасында барган интенсив диалог сөйли.
“Бүген энергетика, автомобиль төзелеше белән беррәттән хезмәттәшлекне сәламәтлекне саклау, шәһәр, транспорт, коммуникацион инфраструктура өлкәсендә дә үстерү, урта һәм кече бизнеска ярдәм итү планлаштырыла”, - диде Алексей Репик.
Алга таба утырышта катнашучылар алдынгы технологияләрне гамәлгә кертү, Азия-Тын океан төбәге базарларына экспорт базасын формалаштыру, Ерак Көнчыгышта сәнәгатьне үстерүне дә кертеп, Россия сәнәгать структурасын диверсификацияләү һәм хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү, энергия ресурсларын чыгару өлкәсендә үзара багланышлар урнаштыру һәм медицина, сәламәтлек саклау өлкәсендә җитештерү куәтләрен арттыру, шәһәр тирәлеген үстерү турында перспектив проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Аерым алганда, Япониянең RIKEN физик-химик тикшеренүләр Институты (КФУ белән фәнни-тикшеренү хезмәттәшлеге проекты) вәкилләре, ABBYY компаниясенең бизнесны үстерү буенча вице-президенты Е.Солнцева (ясалма интеллект технологияләренә нигезләнгән яңа буын мәгълүмат системаларын эшләү), РФ авыл хуҗалыгы министры урынбасары С. Левин (Япония белән авыл хуҗалыгы өлкәсендә стратегик хезмәттәшлек), «Мицубиси Хэви Индастриз Энвайронментал энд Кемикал Инжиниринг» компаниясе (MHIEC) җитәкчелеге (Россия шәһәрләре өчен энергияне сак тотучы җайланмалар төзү) һәм башкалар үз проектларын тәкъдим иттеләр.
(ТР Президенты Матбугат хезмәте материаллары кулланылды)