2016 елның 19 сентябрендә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Россия Федерациясендә Япониянең Гадәттән Тыш һәм Тулы Вәкаләтле Илчесе Тоехиса Кодзуки әфәнде җитәкчелегендәге Япония делегациясе белән очрашуында катнашты. Япония делегациясе Казанга Россия икътисадын модернизацияләү буенча VI Россия-Япония консультатив Советы утырышында катнашу өчен килделәр.
"Без Россия-Япония мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан Республикасы һәм Япония арасындагы элемтәләрне киңәйтүгә зур игътибар бирәбез, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Катлаулы сәяси вәзгыятькә карамастан, илләребез арасында мөнәсәбәләр прагматик характерда булырга тиеш. Безнең җитәкчеләребез - Россия Президенты Владимир Путин һәм Япония Премьер-министры Синдо Абэ Владивостокта узган очрашуларында бу хакта сөйләштеләр".
Алга таба Рөстәм Миңнеханов халыкара сәяси климат нормальләшер дигән ышаныч белдерде. Эшлекле даирәләр үз хөкүмәтләреннән уңай импульслар көтәләр.
"Без үз чиратыбызда, Япония бизнесын һәм капиталын җәлеп итү белән кызыксынабыз һәм элемтәләрне киңәйтүгә шатбыз. Һәр төрле ярдәмгә әзербез", - дип белдерде Татарстан Президенты.
Агымдагы елның февраль азагы – март башында ул Токиода булуын, Татарстан делегациясенең “Россия – Япония сәүдә-сәнәгать диалогы” бизнес-миссиясендә катнашуын искә төшерде.
Бу елның августында Татарстанда Япония Премьер-министры махсус киңәшчесе Хасэгава әфәнде җитәкчелегендәге Япония делегациясе булды.
Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Татарстан делегациясе якын арада -октябрь аенда Киото шәһәрендә узачак “Җәмгыятьтә фән һәм технологияләр” Халыкара форумында катнашырга ниятли.
"Татарстанның Япония партнерлары белән хезмәттәшлегенең яхшы тәҗрибәсе бар, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. – Аерып әйтсәк, “Митсубиси Хэви Индастриз” һәм “Соджитс” компанияләре белән берлектә Менделеевск шәһәрендә “Аммоний” минераль ашламалар җитештерүче завод ачылды. Без алга таба да әлеге проектны үстерергә планлаштырабыз һәм “Аммонии-2” турында уйлыйбыз. Моннан тыш, Япония компанияләре “ТАИФ” компаниясе төркеме белән эш алып баралар. Япониянең “Йокогава” компаниясе предприятиеләрне автоматлаштыру буенча һәм инжиниринг үзәкләр белән эшли. Татарстанның “Эйдос” компаниясе Япония институтларының берсе белән генетик диагностика өлкәсендә проект булдырды. Башка проектлар да бар”.
“Без Япония бизнесы белән элемтәләрне киңәйтүгә шатбыз. Күп кенә Япония компанияләренең технологияләре һәм капиталы безнең респубикада файдаланыла – нефть химиясе производстволары төзелешендә, сәламәтлек саклау, авыл хуҗалыгы, мәгълүматлаштыруда кулланыла. Безгә алга таба да булган икътисади мөмкинлекләрне үзара файдалы хезмәттәшлекне арттыруда кулланырга кирәк”, - диде Татарстан Президенты Россия Федерациясендә Япониянең Гадәттән Тыш һәм Тулы Вәкаләтле Илчесе Тоехиса Кодзуки әфәнде белән очрашуында.
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, Япония бизнесының кече һәм урта компанияләрен җәлеп итү буенча эш әле аксый, бу юнәлешне сизелерлек нәтиҗә бирә алырлык итеп автивлаштыру мөһим.
(ТР Президенты Матбугат хезмәте материаллары кулланылды)