2016 елның 19 сентябре – Коралчылар көне. ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлый.
"Хөрмәтле оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән сезне һөнәри бәйрәмегез – Коралчылар Көне белән тәбрик итәм!
Илебез тарихы дәвамында тармакның иң яхшы белгечләренең фидакарь хезмәтләре корал үрнәкләре булдыруны тәэмин иткән.
Без хаклы рәвештә Татарстан Республикасының Бөек Ватан сугышы елларында хәрби техника һәм продукция җитештерүче булуы белән горурланабыз.
Бүген республиканың оборона предприятиеләре хезмәт коллективлары данлы традицияләрен дәвам итәләр, Россия коралы данын арттыралар.
Республиканың оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре җитештерүне яңарталар, конкурентлыкка сәләтле продукция яңа үрнәкләрен эшлиләр, югары квалификацияле кадрлар әзерләүне дәвам итәләр, Ватаныбызның оборона куәтен ныгыту һәм ышанычлы яклау өчен кирәкле булганнарның барысын да эшлиләр.
Ышанам, тупланган фәнни-техник потенциалны файдаланып һәм алдынгы технологияләрне кертеп, ватаныбызның хәрби техникасын һәм коралын эшләүче һәм булдыручылар тармак алдында торган бурычларны уңышлы үтәрләр.
Республиканың оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре хезмәткәрләренә һәм ветераннарына сәламәтлек, иминлек, Татарстан һәм Россия өчен яңа казанышлар телим!
ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе Алберт Кәримовның Коралчылар Көне белән котлавы "Республика Татарстан" иҗтимагый-сәяси газетасы сайтында бастырылган: http://rt-online.ru/19-sentyabrya-den-oruzhejnika/