Татарстан Республикасы һәм «Промсвязьбанк» ГАҖ арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды

2016 елның 16 сентябре, җомга

2016 елның 16 сентябрендә Татарстан Республикасы һәм «Промсвязьбанк» ГАҖ арасында  хезмәттәшлек турында Килешү имзаланды.

Имзалау тантанасы Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Промсвязьбанк» ГАҖ идарәсе рәисе Дмитрий Ананьев очрашуы нәтиҗәсендә булды. Очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов катнашты. Очрашу барышында яклар киләчәктә үзара файдалы хезмәттәшлек мәсьәләләре турында сөйләштеләр.   

Очрашу тәмамлангач Дмитрий Ананьев массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре сорауларына җавап бирде. Аның сүзләренчә, бүген имзаланган Килешү – регионда "Промсвязьбанк"ның чираттагы этабы һәм төбәктә эшне дәвам итү.

"Сезнең регионда экспорт-импорт юнәлешләрен киңәйтү һәм аларга ярдәм итүдә профильле юнәлешләрне үстерү өчен өстәмә бер этәргеч күрәбез, - диде Дмитрий Ананьев хәбәрчеләргә. – Бу кысалы Килешү, ул өстенлекләрне күз алдында тотмый, ләкин банк һәм республика җитәкчелеге тарафыннан багланышларны ныгытуга булган ниятләрне раслый".

«Промсвязьбанк» ГАҖ идарәсе рәисе сөйләвенчә, Татарстанда хәзерге вакытта филиаллар челтәрендә биш бүлек бар - дүртесе Казанда, берсе Чаллыда.

Дмитрий Ананьев билгеләгәнчә, банк җитәкчелеге республика территориясендә эшләүче банклар арасында лаеклы урынны алу өчен барлык тырышлыкларын кулланачаклар. "Без беренче бишлектә булачакбыз, - диде ул. - Беренче өчлек турында әлегә әйтмим, билгеле планнар бар. Безнең эшчәнлекнең төп сегментлары - кече һәм урта бизнес, экспорт-импорт операцияләре һәм берәмләп сату".

(“Татар-информ” МА һәм ТР Президенты Матбугат үзәге материаллары кулланылды)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International