CB&I (АКШ) компаниясе Татарстан Республикасы белән киләчәктә мөнәсәбәтләрне үстерүдә кызыксынуын белдерде

2016 елның 16 сентябре, җомга

CB&I (АКШ) компаниясе Татарстан Республикасы белән мөнәсәбәтләрен киләчәктә дә үстерергә теләвен, шул исәптән, Татарстанның нефть, газ,  химия секторы компанияләре белән дә хезмәттәшлек итүдә кызыксынуын белдерде.

Бу хакта 2016 елның 16 сентябрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән узган очрашуында CB&I (АКШ) компаниясенең бизнесны глобаль үстерү буенча өлкән вице-президенты Скотт Вайзмен белдерде.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда CB&I компаниясе топ-менеджменты вәкилләре, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, ТР Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров һәм башкалар катнашты.

Кунакларны сәламләп Рөстәм Миңнеханов республика икътисадына, аерым алганда, нефть, газ, химия тармагына булган игътибарлары өчен рәхмәтен  белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, CB&I компаниясе – үз өлкәсендә иң эре компанияләрнең берсе, Татарстан Республикасы компанияләре белән эшләү тәҗрибәсе бар. Сезнең компания үзен бары тик уңай яктан гына күрсәтте, диде Рөстәм Миңнеханов Скотт Вайзменга мөрәҗәгать итеп.

Татарстан Президенты шулай ук, CB&I компаниясенең   «Нижнекамскнефтехим», «ТАНЕКО», «ТАИФ-НК» һәм башка предприятие  һәм компания төркемнәре белән уртак проектлары барлыгын белдерде.

Үз чиратында Скотт Вайзмен регионның нефть, газ, химия предприятиеләрендә  кайбер проектларны гамәлгә ашыру өчен CB&I компаниясен сайлауларына  рәхмәтен җиткерде. Ул билгеләп үткәнчә, аның компаниясенең Россия базарында җитди эш тәҗрибәсе  бар. “Без дәвам итүче мөнәсәбәтләрне югары бәялибез, - диде ул. – Безнең компаниянең төп аспектлары – җитештерүдә куркынычсызлык һәм заманча технологияләр сораулары”  

 (ТР Президенты Матбугат хезмәте материаллары файдаланылды)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International