2016 елның 15 сентябрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә гражданнарның бакчачылык һәм дача берләшмәләре эшчәнлеген тәэмин итү мәсьәләләре буенча киңәшмә булып узды. Киңәшмәдә республика министрлыклары һәм ведомство җитәкчеләре катнашты.
Илдар Халиков билгеләп үткәнчә, 2017 елда бакчачылык җәмгыятьләре һәм дача берләшмәләренең төп мәсьәләләрен хәл итүгә Татарстан бюджеты 550 млн сум акча бүлеп бирәчәк. Татарстан Республикасы Премьер-министры хәбәр иткәнчә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан карар кабул ителгән, профильле министрлыклар һәм ведомстволар (ТР авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм транспорт министрлыгы) инде бүген үк бакчачылык җәмгыятьләренә юлларны төзекләндерү һәм реконструкцияләүгә 300 млн сум, су белән тәэмин итү сорауларын хәл итәргә 100 млн сум бүлеп бирүне 2017 ел бюджетына кертү турындагы күрсәтмәне алачак. Татарстан Президенты электроэнергия буенча “Сетевая компания” инвестицион программасына 2017 елга 100 млн сум кертергә кушты. Тагын 50 млн сум акчаны республика чүп-чар, чүплекләр мәсьәләләрен хәл итүгә билгеләде: чүплек мәйданнарын булдыру, контейнерлар сатып алу һәм башкалар. Бакчачылык җәмгыятьләре территорияләрендә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм хокук тәртибен саклау бурычларын РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм РФ эчке эшләр министрлыклары алдылар.
(“Татар-информ” МА материаллары буенча)