Казанда ЛУКОЙЛ” ГАҖ VII социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр

2016 елның 15 сентябре, пәнҗешәмбе

2016 елның 15 сентябрендә “Пирамида” концерт-күңел ачу комплексында ЛУКОЙЛ” ГАҖ VII социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Республикада компанияне “РИТЭК” АҖ гәүдәләндерә. Бу елны конкурс берничә истәлекле вакыйга белән бергә туры килде. Ул "Лукойл" ГАҖ юбилей елында уза – компания үзенең 25 еллыгын бәйрәм итә. Аның Татарстан филиалына - “РИТЭК” АҖ быел 21 ел булачак. 2016 елда конкурста бөтен республикадан 700 проект катнашты. Грант ярдәме 157 җиңүчегә биреләчәк. 64 проект абсолют чемпионнар дип табылды. 

Иң яхшы проектларның авторларын котларга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм "Лукойл" нефть компаниясенең беренче башкарма вице-президенты Равил Маганов килделәр.

“"Лукойл" компаниясенә 25 ел. Нефть табудан башка компания аны эшкәртү һәм нефтехимия, шулай ук, актив рәвештә социаль проектлар белән дә шөгыльләнә. Зур рәхмәт сезгә”, - дип Равил Магановка мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов.

“Без, әлбәттә, әлеге проект өчен "Лукойл" компаниясенә рәхмәт белдерергә тиеш. Проект күп балалы гаиләләргә дә, ветераннарга да, яшьләргә дә барып җитә. Монда патриотик тәрбия дә, иҗтимагый оешмалар да бар. Бу бик  эффектив һәм нәтиҗәле проект. Без ихластан сезнең әлеге башлангычыгыз өчен рәхмәт белдерәбез һәм киләчәктә дә проект дәвам итәр дип ышанабыз. Безнең социаль проектларыбыз күп һәм "Лукойл" компаниясеннән булган әлеге конкурс моңа дәлил булып тора”,-дип ассызыклады ТР Президенты.

««Лукойл» компаниясе Татарстанда 20 елдан артык эшли. Без нефть табу белән генә түгел, ә заправкалар төзү белән шөгыльләнәбез. Һәм социаль җаваплы  компания буларак “Кешеләр нефть өчен түгел,  нефть кешеләр өчен” дигән принциптан чыгып эш итәбез. Без республиканың социаль һәм мәдәни программаларын тормышка ашыруда актив катнашабыз. Болар - социаль ипотеканы финанслау, Болгар һәм Свияжск кебек тарихи-архитектур комплексларны торгызу, социаль конкурслар үткәрү. Җиде ел элек әлеге конкурсны уздыру фикерен Татарстан Республикасы Хөкүмәте күтәреп алган өчен без бик рәхмәтле. Ел саен җиңүчеләрне котлауда республика җитәкчеләренең булуы әлеге вакыйганың статусын күтәрә”,- диде "Лукойл" нефть компаниясенең беренче башкарма вице-президенты Равил Маганов. “Мин барлык җиңүчеләрне котлап, конкурста катнашучыларга хөрмәтемне белдерәм, чөнки сезнең керткән өлешегез кыйммәткә ия”, - дип ассызыклады  Равил Маганов.   

Рөстәм Миңнеханов һәм Равил Маганов “Рухият һәм мәдәният” номинациясендә абсолют җиңүчеләргә дипломнар тапшырдылар. “Әкияти йорт” проекты Казанда галокамера сатып алу һәм “Бала сити” сәламәтлек саклау мәйданын булдыру өчен грант тотачак. Түбән Кама Халыклар дуслыгы йорты милли хореографик мәдәниятне саклау буенча “Бию-халыклар байлыгы” проектын тормышка ашырырга ниятли. Номинациядә тагын бер абсолют җиңүче – “Свияжск: монологлар” фотоальбомын бастыру проекты. Анда 2010 елдан башлап утрау-шәһәрнең үзгәреш этаплары кертеләчәк. Әлеге елның иң зур гранты – 1,4 млн сум. Аңа “Шәфкать” номинациясендәге  “Изгелек бүләк итәргә барабыз” проекты лаек булды. Әлеге акчага Алабуга балалар йорты микроавтобус сатып алачак.    

 (“Татар-информ” МА материаллары буенча)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International