2016 елның 15 сентябрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Лукойл" ГАҖ беренче башкарма вице-президенты Равил Маганов җитәкчелегендә компания делегациясе белән очрашты.
Казан Кремлендә узган әлеге очрашуда ТР вице-премьеры - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, ТР Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, ТР экология һәм табигать ресурслары министры Фәрит Габделгәниев, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маганов, «ТАИФ» ААҖ генераль директоры Алберт Шиһабетдинов, «Ритэк» АҖ генераль директоры Николай Николаев һәм башкалар катнашты.
Кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов "Лукойл" компаниясенең бүген дөньяда иң эре компанияләрнең берсе булуын билгеләп үтте. Без актив хезмәттәшлек итәбез, Татарстан нефте ярдәмендә компаниянең күп кенә өлешләре барлыкка килде, диде ул.
"Лукойл" һәм "Татнефть" компанияләре берничә төрле юнәлеш буенча үзара хезмәттәшлек итәләр, дип өстәде ТР Президенты, әйтик авыр һәм югары үзле нефть чыгару буенча.
Рөстәм Миңнеханов хәбәр итүенчә, бу елның җәендә "ТАНЕКО" комплексында акрынайтылган кокслау җайланмасы эшләтеп җибәрелде. Әлеге проектны гамәлгә ашыру август аенда ук мазут чыгаруны тулысынча туктатырга, шулай ук нефть эшкәртү тирәнлеген арттырырга һәм ачык төстәге нефть продуктларын чыгаруга ирешүгә ярдәм итте.
Аның сүзләренчә, "Лукойл" компаниясе Татарстан территориясендә берничә төрле эре проектны тормышка ашыра, аларның күбесе компаниянең төп эшчәнлеге белән бәйле түгел. "Бүген Казанда "Лукойл" ГАҖ социаль һәм мәдәни проектлар конкурсына нәтиҗәләр ясалачак. Моннан тыш, компаниянең Татарстанның тарихи изге урыннарын торгызуга керткән өлеше зур", - диде ул.
Равил Маганов әйтүенчә, "Лукойл" Татарстан территориясендә 20 ел дәвамында эшли. Бу елларда 1 миллионнан артык тонна нефть чыгарылган. Ягулык сату күрсәткечләре артуы күзәтелә. 2015 ел белән чагыштырганда күрсәткечләр 20 % арткан.
Равил Маганов билгеләвенчә, компания регионда эшчәнлеген арттыруны планлаштыра. Компания нефть табуны үстерү хисабына һәм АЗС санын арттыру хисабына киңәергә тели. Маганов ТР Президентына әлеге бурычны хәл итүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать итте.
«Лукойл-Уралнефтепродукт» ҖЧҖ генераль директоры Андрей Спирин хәбәр итүенчә, ел ахырына Татарстанда компаниянең 35 автозаправка станциясе эшләячәк. Шуларның алтысы Казанда булачак. Моннан тыш, тагын 12 АЗС франчайзинг буенча эшләр дип көтелә. Уртача алганда, Татарстанда тәүлегенә "Лукойл" компаниясе АЗСларында 35,2 мең клиентка хезмәт күрсәтелә, 18,4 тонна бензин сатыла. Ягулыкны еллык сату күләме - якынча 270 мең тонна.
(ТР Президенты Матбугат хезмәте материаллары буенча)