Татарстан Республикасының Мерк алман компаниясе белән хезмәттәшлегенең перспектив юнәлешләре каралды

2016 елның 13 сентябре, сишәмбе

2016 елның 13 сентябрендә ТР Премьер-министры урынбасары –ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов башлыгындагы Татарстан делегациясе составында Германиягә эш сәфәре (2016 елның 12-13 сентябре) кысаларында Мерк (Merck) компаниясе оештырган эшлекле иртәнге ашында катнашты. Очрашу компаниянең штаб-фатирында Дармштадт шәһәрендә узды.

Компанияне Мерк-сәламәтлек саклау бүлекчәсе генераль директоры, идарә  әгъзасы Белен Гарийо тәкъдир итте. Компания дөньяда иң өлкән фармацевтика, химия һәм биология компанияләренең берсе булып тора. Мерк (Merck) төркеме предприятиеләре 66 илдә эшләп килә. Хезмәткәрләрнең саны 39 000 кеше тәшкил иткән (2015 ел саны). Мерк (Merck) компаниясе төркеме  эшчәнлегенең төп юнәлешләре – югары технологияле материаллар, биофармацевтика һәм лайф-сайнс (биотехнологик тикшеренүләр уздыру, биофармацевтика препаратлары эшләү һәм җитештерү өчен кирәк булган технологияләр, инструментлар һәм материаллар). Төркем табышының 30% артыгы кәрәзле телефоннар, телевизор һәм компьютер дисплейлары өчен сыек кристалл, төрү һәм косметика өчен перламутрлы пигментлар, косметик ингредиентлар, аналитик лабораторияләр өчен экспресс-тестлар һәм приборлар җитештерү хисабыннан керә.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мерк (Merck) компаниясе җитәкчелегенә тәкъдир итүне оештырган өчен рәхмәтен белдерде. Ул компаниянең үсеш динамикасына, аерым алганда, югары технологияләр җитештерү өчен җаваплы бүлекчә үсешенә гаҗәпләнүен белдерде.

Без автомобильләр җитештерүче төбәк һәм сез җитештергән материаллар безне  кызыксындыра, диде Татарстан Президенты. Шулай ук, безне фармацевтика юнәлеше дә кызыксындыра, Россия базары бик зур, барлык бу юнәлешләр перспективалы, дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов. Татарстан Президенты төрле рәвештәге хезмәттәшлек итүгә ышаныч белдерде. Без инфраструктура белән дә, кадрлар белән дә тәэмин итәргә әзер, диде ул.

Очрашу азагында Рөстәм Миңнеханов «Татхимфармпрепараты" АҖ белән бергәләп дару препаратлары җитештерү өлкәсендә хезмәттәшлек итү  мөмкинлекләрен эшләүче уртак эшче төркем төзергә кушты.

(ТР Президенты Матбугат хезмәте материаллары кулланылды)

Мәгълүмат өчен:

Мерк (Merck KGaA) — дөньяда борынгы фармацевтика, химия һәм биологик  компания. Штаб-фатиры Дармштадт шәһәрендә урнашкан (Алмания). Үз тарихын компания 1668 елдан бирле алып бара. 2015 елның сентябрендә Россиядә Мерк (Merck) — Лайф Сайнс үзенең тест лабораториясе ачылган. Россия лабораториясенә инвестицияләр якынча 300 мең евро тәшкил иткән.

"Югары технологияле материаллар" (Performance Materials) бүлекчәсе. Мерк (Merck) төркеме җитештергән югары технологияле материалларга сыек кристалллар керә. Аны  "Мерка" белгечләре 110 ел элек ачкан, шулай ук,  автомобильләр буяганда кулланыла торган төрле пигментлар, банкнотлар һәм документлар ясау, шампунь һәм тән тәрбиясе өчен төрле чаралар салу өчен  пластмасса һәм керамика флаконнарны, азык пигментларын булдыручы компания.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International