Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башлыгында Татарстан Республикасы делегациясе Франкфурт-на-Майнада «Автомеханика-2016» күргәзмәсен ачу тантанасында катнашты

2016 елның 13 сентябре, сишәмбе

2016 елның 13 сентябрендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башлыгында Татарстан Республикасы делегациясе Франкфурт-на-Майнада Messe Frankfurt Халыкара күргәзмәләр комплексы территориясендә «Автомеханика–2016» автомобильләрнең запас частьләре, җайланмалары һәм автомобильләргә техник хезмәт күрсәтү Халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсендә катнашты.

Күргәзмә башланыр алдыннан Рөстәм Миңнеханов һәм Messe Frankfurt Халыкара күргәзмәләр комплексы президенты Вольфганг Марцин кыскача  әңгәмә кордылар. Марцин әфәнде хәбәр итүенчә, ике елга бер мәртәбә уздырыла торган «Автомеханика–2016» күргәзмәсе дөньяда иң зур автокомпонентлар күргәзмәсе булып тора. Быел ул 4800 катнашучыны җыйды. Шулай ук, Вольфганг Марцин "Казан ярминкәсе" күргәзмә үзәге белән хезмәттәшлекне үстерү планнары турында сөйләде.

Алга таба «Автомеханика-2016» күргәзмәсенең ачылу тантанасы булып узды. Messe Frankfurt комплексы идарәчесе Детлеф Браун күргәзмәдәге кунакларга һәм катнашучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. Ул кунакларны һәм күргәзмә караучыларны сәламләде, аларга уңышлы эш теләде.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановны сәхнәгә чакырып, Браун әфәнде Татарстан Республикасы Россия Федерациясенең югары үсеш алган регионнарының берсе дип атады. Ул 2018 елда Казанда футбол буенча дөнья чемпионаты матчлары узачагын һәм Татарстан башкаласы белән Франкфурт-на-Майнаны турыдан-туры авиарейслар тоташтыруын хәбәр итте.    

Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, чарада катнашучыларга сәхнәдән сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. Сәламләвендә ул «Автомеханика–2016» күргәзмәсе ачылышында Татарстан Республикасы делегациясенең бик теләп катнашуын белдерде.

Әлеге зур чара гадәттәгечә бөтендөнья автомобиль сәнәгате вәкилләрен үзенә җәлеп итә, әлбәттә Россияне дә, диде Татарстан Республикасы Президенты. Бүген Россиядән күргәзмәдә алга киткән һәм сәнәгый үсеш алган төбәкләрнең берсе – Татарстан Республикасы катнаша. Ышанам ки, халыкара сәяси климат  һичшиксез, үз хәленә кайтыр, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Бүген безнең бурыч – бизнеска дөрес сигнал бирү, дип белдерде Татарстан Президенты. Без алдынгы немец технологияләре белән танышуга шат, тәҗрибә уртаклашырга әзер һәм үзара файдалы хезмәттәшлек мөмкинлекләре хакында фикерләшү өчен ачык, - дип ассызыклады ул.

Франкфурт ярминкәсе ярдәмендә Татарстан башкаласында даими рәвештә күргәзмәләр уздырыла. 2016 елның февралендә алман коллегаларыбыз катнашында Казанда 2 нче Халыкара Автомобиль төзелеше Форумы оештырылган иде, дип хәбәр итте ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов күргәзмә кунакларына 2015 елда Татарстан-Германия товар әйләнеше 1 млрд евродан артып китүен, инвестицияләр күләме якынча 1 млрд евро тәшкил итүен хәбәр итте. ««КАМАЗ» Татарстан автогигантының  «Даймлер» алман компаниясе арасындагы стратегик хезмәттәшлеге – безнең базарга килүче алман компнияләре өчен ачык мисал», - дип ышана ТР Президенты. Барлыгы Татарстанда Германиядән чит ил инвестицияләре белән  80 артык предприятие эшли. Татарстан «Сименс» (элемтә, энергетика,  лизинг җиһаз); «БАСФ» (химик продукция); «Бош» (машина төзелеше); «Краус Мафай» (нефть химиясе); «Линде» (химия); «Кнорр-Бремзе» (автомобильләр өчен комплектлаучылар); «Цанрадфабрик» («КАМАЗ» өчен тапшыру коробкалары); «SAP» (программа белән тәэмин итү) һәм башка бик күп әйдәп баручы фирмалар белән уңышлы эшләп килә.

"Алабуга" махсус икътисади зонасы резидентлары арасында дүрт компания алман партнерларның уртак предприятиеләре булып тора, дип искә төшерде  Рөстәм Миңнеханов. Бу - "Прайсс-Даймлер" һәм "Татнефть", "Сария Био - Индастрис Волга" ҖЧҖ, "РМА Рус" ҖЧҖ, "Хэви Логистикс" ҖЧҖ. Өстәвенә, дип билгеләп үтте ТР Президенты, Казанда Россия-Германия яңа технологияләр институты уңышлы эшли. Россиядә үз бизнесын уңышлы үстерү өчен Татарстанны нигез сыйфатында мәйданчык итеп файдаланган алман компанияләрен күрсәтүче бу бары тик берничә генә мисал, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

«Хөрмәтле әфәнделәр һәм ханымнар! Сезне чын күңелдән Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлек итәргә чакырам һәм «Автомеханика–2016» күргәзмәсе ачылышы белән тагын бер кабат котлыйм», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Messe Frankfurt Халыкара күргәзмәләр комплексы президенты Вольфганг Марцин озатуында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы делегациясе әгъзалары "ZF Friedrichshafen AG", "ZF Services", "HELLA KGaA Hueck & Co", "ThyssenKrupp Bilstein GmbH", "Bosch" компанияләренең күргәзмә стендларын карадылар, анда күрсәтелгән технологияләр һәм җиһазлар белән таныштылар.  

(ТР Президенты Матбугат хезмәте материаллары буенча)

Мәгълүмат өчен:

Automechanika 2016 – автомобиль җиһазлау, автокомпонентлар һәм сервислы хезмәт күрсәтү буенча дөньяда әйдәп баручы күргәзмә. Үткәрү аралыгы – ике елга бер тапкыр. Күргәзмә мәйданы: 300 000 кв. м. Катнашучылар: 80 артык илдән 4 меңнән артык кеше. "Автомеханика" – Messe Frankfurt күргәзмәләре арасында иң уңышлы бренд. "Автомеханика" – автосәнәгать җитештерүендә һәм сәүдә өлкәсендәге базарда барлык катнашучыларның очрашу урыны, технологик уртаклашу һәм белем трансферы өчен мөһим платформа булып тора.

(Messe Frankfurt) Франкфурт ярминкәсе Халыкара күргәзмә комплексы - зурлыгы буенча дөньяда өченче, аның 800 еллык тарихы бар. Күргәзмә брендларының киң исемлеге, проектлар оештыруда күпьеллык тәҗрибәсе, вәкиллекләр һәм партнерларның киң челтәре Messe Frankfurt компаниясенә сатулар буенча уңыш тәэмин иттеләр, дөньяда танылырга һәм профессиональ репутациягә ия булуда булыштылар.

Messe Frankfurt GmbH Россия вәкиллеге Россиядә 2002 елдан башлап күргәзмә эшчәнлеген уңышлы рәвештә гамәлгә ашыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International