Россия Банкы яңа банкнотлары өчен символлар сайлау буенча тавыш бирү уздырыла

2016 елның 6 июле, чәршәмбе

Россия Банкы “Твоя-Россия.рф” сайтында 200 һәм 2000 сум номиналлы яңа банкнотлары өчен символлар сайлау буенча тавыш бирүнең беренче этабын ачып җибәрде.

Әлеге этап 2016 елның 28 июленә кадәр дәвам итәчәк һәм ул шәһәрләрнең киңәйтелгән исемлеген, аларның шәһәр символларын формалаштыруга юнәлдерелгән. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча претендентлар исемлегенә биш меңгә якын тавыш җыйган шәһәр һәм аларның символлары керәчәк.

Конкурсның икенче этабында "Җәмәгатьчелек фикере" фонды гомумроссия сораштыру нәтиҗәләре буенча 10 шәһәр билгеләнәчәк, шулар арасыннан өченче тавыш бирү барышында 2 шәһәр-җиңүче сайланачак. Конкурсның ахыргы нәтиҗәләре 2016 елның 7 октябрендә игълан ителәчәк.      

“Твоя-Россия.рф” сайтында теләүчеләр 200 һәм 2000 сум номиналлы яңа купюраларда Казан шәһәре символлары сурәте өчен тавыш бирүдә катнаша алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International