Бүгенге көндә Россиядә барлык махсус икътисадый зоналар табышының 66 % "Алабуга" МИЗ на туры килә. Бу хакта 2016 елның 5 июлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Алабуга" махсус икътисадый зонасына 10 ел тулуга һәм МИЗ эш нәтиҗәләренә багышланган киңәшмәдәге сәламләү чыгышында хәбәр итте. Киңәшмә "Алабуга" административ-эшлекле үзәгенең конференц-залында үтте.
Киңәшмәнең мактаулы кунаклары һәм катнашучылары Мәскәү шәһәре мэры Сергей Собянин, Россия Федераль салым хезмәте җитәкчесе Михаил Мишустин, Мәскәү мэрының шәһәр төзелеше сәясәте буенча урынбасары Марат Хөснуллин, РФ Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте Академиясе (РАНХиГС) ректоры Владимир Мау, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары- Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, “Алабуга” МИЗ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев, ТР министрлык һәм ведомство җитәкчеләре катнашты.
Татарстан Республикасының Алабуга муниципаль районында урнашкан "Алабуга" махсус икътисадый зонасының ун еллыгы белән котлавында Рөстәм Миңнеханов вакыт тиз үтте, дип белдерде. Ул искә төшергәнчә, махсус икътисадый зоналар булдыру Герман Греф фикере иде, дөнья тәҗрибәсен өйрәнү һәм производстволар оештыру турында карар кабул ителгән иде.
Рөстәм Миңнеханов "Алабуга" махсус икътисадый зонасында Сингапурдан Россиягә рәсми визит белән килгән министр-остаз Ли Кван Ю булуын аеруча ассызыклады.
Без бу арада күп нәрсәгә өйрәндек, диде Рөстәм Миңнеханов, компанияләр белән ничек эшне алып барырга, инвесторларны ничек итеп чакырырга һ.б.
Ул вакытта әле бу сәнәгать зоналарының берсе генә иде, дип искәртте Рөстәм Миңнеханов, бүген исә биредә 48 резидент, 22 завод һәм ел дәвамында тагын берничә предприятие ачылачак.
Әлбәттә, без биредә 100 артык компания-резидент булуын теләр идек, дип ассызыклады Татарстан Президенты һәм бүген "Алабуга" МИЗ югары квалификацияле белгечләрне чакыру, яңа производстволар ачу өчен барысы да бар.
Рөстәм Миңнеханов ул чорда ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры булган һәм махсус икътисадый зона территориясендәге төзелеш, аның беренче объектлары белән шөгыльләнгән Марат Хөснуллинга рәхмәтен белдерде.
Татарстан Президенты шулай ук "Алабуга" махсус икътисадый зона ихтыяҗлары һәм мәнфәгатьләре белән яшәгән "Алабуга" МИЗ генераль директоры Тимур Шаһивәлиевка рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Мәскәү мэры Сергей Собянин үзенең чыгышында "Алабуга" МИЗ күргән производстволар турында сөйләде. "Мәскәү - эре сәнәгать шәһәре һәм безне иң эре махсус икътисадый зонаның ничек эшләве кызыксындыра, - диде ул. Билгеле, бөтен дөньядан производстволар җыю җиңел эш түгел! Кыска вакыт эчендә сез сәнәгать үзәге төзегәнсез".
Сергей Собянин, шулай ук, якын арада Россия Хөкүмәтенең махсус икътисадый зоналарны регионнар карамагына күчерергә җыенуы турында хәбәр итте һәм бу очракта МИЗ үсеше тагын да нәтиҗәлерәк булыр дигән өметен белдерде.
Киңәшмә барышында Федераль салым хезмәте башлыгы Михаил Мишустин билгеләгәнчә, аның мәгълүматлары буенча 2023 елга "Алабуга" МИЗ резидентларының санын 120 гә кадәр җиткерү планлаштырыла, ә хәзер биредә 48 резидент.
Мәгълүмат өчен
Бүген "Алабуга" МИЗ 48 резидент-компания теркәлгән, 22 завод эшли. 5520 эш урыны булдырылган. 10 ел эчендә "Алабуга" МИЗ инфраструктурасын булдыруга дәүләт керткән акчаның күләме 25,7 млрд сум тәшкил иткән. Резидентлар тарафыннан җитештерелгән продукциянең суммасы 10 ел эчендә 178,6 млрд. сум тәшкил иткән, компанияләр тарафыннан бюджетка салым 13,8 млрд. сум түләнгән.
2019 елга салым түләүләре тулысынча "Алабуга" МИЗ булдыруга кертелгән акчаларны аклар дип планлаштырыла. 2023 елга "Алабуга" МИЗ резидентлар санын 120 җиткерүне һәм 360 млрд. сум инвестиция үзләштерүне планлаштыра. Планга нигезләнеп, салым түләүләре күләме 10 тапкырга артачак – 3,2 млрд. сумнан 32 млрд.сумга җитәчәк. Шулай ук, планда - махсус икътисадый зонага тоташачак яңа мәйданчыклар үсеше, Кытай белән хезмәттәшлекне җайга салу, уртак Россия-Кытай предприятиесен булдыру.