2016 елның 5 июлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Алабуга» махсус икътисадый зонасында урнашкан битле пыяла җитештерүче завод «Тракья Гласс Рус» АҖ булды.
Искә төшерик, Рөстәм Миңнеханов һәм аны озатып йөрүче рәсми затлар Татарстанның Алабуга муниципаль районында «Алабуга» МИЗ оешуга 10 ел тулу уңаеннан тантаналы чараларда катнашалар.
Чараларда Мәскәү мэры Сергей Собянин, Россия Федераль салым хезмәте җитәкчесе (РФ ФСХ) Михаил Мишустин, Мәскәү шәһәре төзелеш сәясәте буенча мэр урынбасары Марат Хөснуллин, Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте Академиясе ректоры (РХХ һәм ДХ) Владимир Мау, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, “Алабуга” МИЗ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев, ТР министрлык һәм ведомство җитәкчеләре һәм башкалар катнаша.
«Алабуга» МИЗ җитәкчелеге озатуында мактаулы кунаклар битле пыяла җитештерүче «Тракья Гласс Рус» заводның җитештерү, җиһаз-җайланмалары һәм цехлары белән таныштылар. Тәкъдир итү барышында хәбәр ителгәнчә, җитештерүгә кертелгән инвестицияләр күләме якынча 200 млн. доллар тәшкил итә. Предприятие автомобиль сәнәгате өчен пыяла җитештерә. Шунда ук «Лада Веста», «Рено Сандеро», «Шкода» һәм башка автомобильләр өчен алгы тәрәз пыяла үрнәкләре куелган иде. Кунакларны цехлар аркылы үткәрделәр, чимал эретү мичне, 1,6 мм дан– 12 мм га кадәр пыяла калынлыгын җайга салу цехын һәм суыту стадиясе участогын күрсәттеләр.
Аннары мөхтәрәм кунаклар «Армстронг Билдинг Продактс» ҖЧҖ заводына юнәлделәр. Завод түшәм панельләре җитештерә, продукция бөтен Россиядә һәм БДБ илләрендә сатыла, планда – чит илләр базарларына чыгу. Бүгенге көндә завод алдан ук планлаштырган 17 төр продукция җитештерә.
Мәскәү мэры Сергей Собянин җитештерүләрне карап йөргәндә җитештерү өчен чимал китертү, продукцияне сату базарлары, резидент-компанияләр белән эшләү алымнары белән кызыксынды.
Соңыннан «Алабуга» МИЗ административ-эшлекле үзәгенең конференц-залында махсус икътисадый зонаның эш йомгакларына багышланган һәм киләчәктә үсеш перспективалары хакында киңәшмә узды.