Татарстан Республикасы Президенты «Ростех» дәүләт корпорациясе һәм «Роде һәм Шварц» алман компаниясе делегациясе белән очрашты

2016 елның 5 июле, сишәмбе

2016 елның 5 июлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ростех» Дәүләт корпорациясе һәм «Роде һәм Шварц» (ГФР) алман компаниясе бизнес-миссиясе белән очрашты. Делегацияләрне «Ростех» ДК генераль директоры урынбасары Дмитрий Шугаев һәм «Роде һәм Шварц» компаниясе президенты Кристиан Ляйхер җитәкли. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, КФУ ректоры Илшат Гафуров, Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.

Очрашу барышында алман ягы Рөстәм Миңнехановка «Ростех» составына керүче «Шимко исемендәге Радиоэлектроника» АҖ һәм «Радиоприбор» АҖ Казан предприятиеләре белән хезмәттәшлек перспективалары турында сөйләде. Шулай ук, Кристиан Ляйхер КФУда Россия электрон сәнәгате өчен белгечләр әзерләү буенча Уку-технологик үзәге булдыру планнары турында хәбәр итте.

Моннан тыш, «Ростех» һәм «Роде һәм Шварц» «Ростех»ның Казандагы берәр предприятиесе базасында метрологик сертификацион үзәк булдыру мәсьәләсен эшләргә һәм радиоэлектрон продукция сыйфатын тикшерү һәм җитештерү  буенча автоматлаштырылган системаларны гамәлгә кертү перспективасын карарга тәкъдим итте.

Үз чиратында, Рөстәм Миңнеханов Татарстанда инновация үсеше сорауларына  һәм фән һәм мәгариф өлкәсендә чит ил партнерлары белән хезмәттәшлекне ныгытуга зур игътибар бирелүен билгеләп үтте. Татарстан Республикасы Президенты ассызыклаганча, Татарстан Россияда үз бизнесын үстерү өчен республика мәйданчыгын нигез итеп алган «Роде һәм Шварц» компаниясе белән озак вакытлы партнерлык мөнәсәбәтләре урнаштыруда кызыксына.

(ТР Президенты Матбугат хезмәте мәгълүматлары кулланылды)

Видеорепортаж Татарстан Республикасы Хөкүмәте сайтында урнаштырылган: http://prav.tatarstan.ru/rus/pressa/1video.htm/video/1480047.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International