Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасы буенча “ГЕММА - иң яхшы товарлар һәм хезмәтләр” Халыкара конкурсында җиңүчеләр бүләкләнде

2016 елның 4 июле, дүшәмбе

2016 елның 4 июлендә Татарстан Премьер-министры урынбасары – Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан Республикасы буенча “ГЕММА - иң яхшы товарлар һәм хезмәтләр” Халыкара конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде.

Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе “ГЕММА - иң яхшы товарлар һәм хезмәтләр” Халыкара конкурсы 2002 елдан бирле уздырыла (баштарак регионара конкурс буларак узган). Конкурс югары күрсәткечле сыйфатка ия товарлар һәм иң яхшы сыйфатлы хезмәт күрсәтүгә ия булган оешмаларны барлауга юнәлдерелгән, Россия һәм чит ил базарларында хезмәт күрсәтүне һәм продукцияне алга этәрү максаты белән уздырыла. 2010 елда “ГЕММА – Себернең иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре” Регионара конкурсы халыкара Проект составына керде.

Халыкара конкурсны булдыру буенча иҗтимагый инициатива Россия Федерациясе Президентының Себер федераль округындагы Тулы Вәкаләтле вәкиле  ярдәме белән Новосибирск өлкәсе продукция һәм хезмәтләр сертификацияләү эше органнары һәм күзәтчелек органнары катнашында гамәлгә ашырылган.

“ГЕММА” халыкара конкурсы Берләшкән Милләтләр Оешмасының Икътисади һәм Социаль Советы каршындагы консультатив статуска ия (ЭКОСОС), Россиядә дәүләт статусы бар. Хәзерге вакытта “ГЕММА - иң яхшы товарлар һәм хезмәтләр” Халыкара проектын тормышка ашыру буенча эш дөньяның 64 илендә бара.  

2015 елда конкурста катнашты 1000 гә якын предприятие Россиянең Ерак Көнчыгыш, Себер, Урал, Идел Буе, Көньяк һәм Кырым федераль округларыннан, дөньяның 64 иленнән 318 оешма катнашты.

Югары бүләк – "ГЕММА" статуэткасы һәм конкурсның лауреат мактаулы исеме Россиянең  Ерак Көнчыгыш, Себер, Урал, Идел Буе, Көньяк һәм Кырым федераль округларыннан 353 оешмага, дөньяның 64 иленнән 272 предприятиегә бирелде.

Алберт Кәримов сүзләренчә, 2015 елда “ГЕММА - иң яхшы товарлар һәм хезмәтләр” Халыкара конкурсы нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасының оешмаларының 6 продукция исеме һәм хезмәт күрсәтү югары бәягә ия булган иде: Казан (Идел буе) Федераль Университетының өстәмә белем бирү үзәге геология һәм нефтегаз технологияләре Институты (Казан шәһәре), “Дельфин” санаторий-профилакторий “Горький исемендәге Яшел Үзән заводы” ААҖ, “Опен Сити Отеле” ҖЧҖ (Яр Чаллы шәһәре), Фәрит Заһидуллин шәхси эшмәкәр (Казан шәһәре), “Лотос МЕД” ҖЧҖ (Казан шәһәре), “Зәй ит комбинаты” ҖЧҖ (Зәй шәһәре).    

Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында узган тантана кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов “ГЕММА - иң яхшы товарлар һәм хезмәтләр” Халыкара конкурсында җиңүче Татарстан Республикасы оешма һәм предприятие җитәкчеләренә бүләкләр тапшырды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International