Рөстәм Миңнеханов "Татхимфармпрепараты" ААҖ җитештерү цехын карады

2016 елның 4 июле, дүшәмбе

2016 елның 4 июлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Татхимфармпрепараты" ААҖ булды, анда ул стериль күзгә сөртә торган мазьләр, тамчылар һәм стериль булмаган тышкы мазьләр, гельләр ясаучы яңа җитештерү белән танышты. Президентка цехта урнаштырылган яңа җиһазларны, продукцияне җитештерү һәм төрү буенча автоматлаштырылган яңа линияне күрсәттеләр.

"Татхимфармпрепараты" ААҖ җитәкчелеге мәгълүматларына караганда, яңа җитештерү өлешчә үз акчаларына һәм бурычка алынган акчаларга төзелгән. Бүгенге көндә илебездә бу бердәнбер стериль күз мазьләре, тамчылары җитештерүче оешма. Проектның подрядчы компаниясе Чехиядән.

Татарстан Республикасы Президентын Татарстан Премьер-министры урынбасары – Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, ТР икътисад министры Артем Здунов, "Связьинвестнефтехим" ААҖ генераль директоры Владимир Сорокин, Казан Идел буе Федераль Университеты ректоры Илшат Гафуров, КДМУ ректоры Алексей Созинов һәм башкалар озатып йөрделәр.             

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International