2016 елның 1 июлендә Казанда Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм "Татмедиа" матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча Республика Агентлыгы ярдәме белән регион һәм милли массакүләм мәгълүмат чаралары VI Форумы кысаларында "Инженер белгечлекләре һәм эшче һөнәрләр престижы" журналист премиясе лауреатларын һәм җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булып узды.
Бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, "Казан вертолет заводы" генераль директоры Вадим Лигай катнаштылар.
Искә төшереп үтик, 2013 елда "Казан вертолет заводы" тарафыннан Республиканың сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм “Татмедиа” Республика Агентлыгы ярдәме белән инженер һәм эшче һөнәрләрне популярлаштыруда иң яхшы эш өчен журналист премиясе булдырылган иде. Конкурсның төп максаты –эшче һәм инженерларның уңай имиджын формалаштырган, матбугатта яктырткан иң яхшы журналистларны бүләкләү һәм иң яхшы журналист эшен ачыклау.
Медиа-форумда катнашучыларга, журналист конкурсында катнашучыларга-җиңүчеләргә мөрәҗәгать итеп, ТР Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов: “Татарстан җитәкчелеге, Республиканың алдынгы сәнәгать предприятиеләре инженер белгечлекләре һәм эшче һөнәрләр престижын һәм хезмәт кешесе статусын күтәрүгә, кадрлар потенциалын үстерү сорауларына зур игътибар бирәләр”, -дип билгеләп үтте. Республикада «ProfДвижение» яшьләр форумы, инженер фестивале, эшче яшьләр иҗаты телевизион фестивале, һөнәри бәйрәмнәрне тантаналы бәйрәм итү- Химиклар Көне, Машина төзүчеләр Көне, Энергетик Көне.
Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе республикада уңышлы гына ресурс үзәкләре һәм яшьләр инновацион иҗат үзәкләре эшләп килүен ассызыклады. Татарстан 2019 елда WorldSkills һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатын үткәрү хокукын яулады. Хезмәт кешесен пропагандалау 2013 елда "Казан вертолет заводы" тарафыннан Республиканың сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм “Татмедиа” Республика Агентлыгы ярдәме белән инженер һәм эшче һөнәрләрне популярлаштыруда иң яхшы эш өчен журналист премиясе булдыру ярдәм итте.
Алберт Кәримов сүзләренчә, конкурсны үткәрү инициаторы Казан вертолет заводы булуы юкка гына түгел. Предприятиедә уңышлы гына мәктәп бусагасыннан ук кадрлар әзерләү системасы эшләп килә. Завод балалар техник үзәге, Казанның ике мәктәбе, Казан техник университеты белән хезмәттәшлек итә. Ул Казан вертолет заводы җитәкчелегенә конкурста ярдәм итүләре өчен рәхмәтен белдерде.
Алберт Кәримов республика конкурсы лауреатларын һәм җиңүчеләрне казанган җиңүләре белән котлады һәм медиа-форумда катнашучыларның барысына да иҗади уңышлар, укучылар һәм телевизор караучыларның ышанычларын теләде.
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, "Казан вертолет заводы" генераль директоры Вадим Лигай журналист конкурсы лауреатлары һәм җиңүчеләренә акчалата премияләр, диплом һәм истәлекле билгеләр тапшырдылар.
Гран-при һәм 100 мең сумлык акчалата премия ТРК “ТНВ” корреспонденты Албина Борһановага инженер һәм эшче һөнәрләрнең имиджын күтәрү юнәлешендәге күпеллык хезмәтләре һәм материаллар сериясе өчен тапшырылды.
"Массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы басма материал" номинациясендә беренче урын (70 мең сумлык премия) Фәнил Нигъмәтҗановка бирелде ("Теләче" газетасы), икенче урын (премия - 40 мең сум) – Екатерина Виславскаяга ("Комсомольская правда" газетасы).
"Радио һәм телевидениедә иң яхшы материал" номинациясендә премияне Гөлнара Нурмөхәммәтова алды ("Татарстан" ДТРК радиотапшырулар хезмәте). Икенче урынны Тимур Бикмурзинга ("Яңа гасыр" ТРК). Өч катнашучы өстәмә номинация лауреатлары булдылар һәм 20 мең сумлык премия яуладылар.