Рөстәм Миңнеханов: Татарстан һәм Тыва Республикасының хезмәттәшлекне үстерү өчен мөмкинлекләре күп

2016 елның 1 июле, җомга

Татарстан һәм Тыва Республикасының хезмәттәшлекне үстерү өчен мөмкинлекләре күп. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2016 елның 1 июлендә Тыва Республикасы башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Шолбан Кара-оол белән очрашуында белдерде. Очрашу Рөстәм Миңнеханов башлыгындагы Татарстан делегациясенең Кызыл шәһәренә (Тыва) эш визиты кысаларында үтте.

Татарстан делегациясен сәламләп, Шолбан Кара-оол Тыва Республикасы Татарстан белән хезмәттәшлекне киңәйтүдә кызыксына. "Бүген без мөмкинлекләре җитәрлек дәрәҗәдә ачылмаган регион булып торабыз. Татарстан исә, үз чиратында, күп төрле юнәлешләр буенча алдынгы урыннарны били. Татарстан Республикасы нефть химиясе һәм нефть чыгару тармаклары, авыл хуҗалыгы, машина төзелеше өлкәсендәге үсешләре белән билгеле", - диде Тыва башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы.

Шолбан Кара-оол ТР Президентына мөрәҗәгать итеп Кызыл һәм Казан шәһәрләре арасында авиаэлемтә булдыруда ярдәм итүен сорады. Турыдан- туры авиаэлемтә урнаштыру Тываның территориаль ераклыгы белән бәйле күп кенә мәсьәләләрне хәл итәргә, Татарстан белән сәүдә-икътисадый хезмәттәшлекнең нәтиҗәле үсешенә ярдәм итәр иде, дип өстәде ул.

Рөстәм Миңнеханов Шолбан Кара-оолга Татарстан делегациясенең Тыва Республикасына визитын югары дәрәҗәдә оештырулары өчен рәхмәтен  белдерде. Рөстәм Миңнеханов Тыва Республикасының Татарстан кебек үк күп милләтле республика булуына игътибар итте. Регионнарның уртак яклары байтак: тыва һәм татарлар төрки халыклар төркеменә керә, аларның телләре һәм кайбер милли йолалары охшаш.

Татарстан Президенты Тываның икътисадый үсешендә тау казу эшләре сәнәгате һәм авыл хуҗалыгыннан кала, туризм зур әһәмияткә ия булуына игътибар итте.

Татарстанда инфраструктураны үстерү һәм инвесторлар җәлеп итү эше буенча җитәрлек тәҗрибә тупланды, диде ТР Президенты, без Тыва коллегаларыбыз белән тәҗрибә уртаклашырга әзер.

Рөстәм Миңнеханов таныганча, әлегә сәүдә-икътсадый элемтәләр җитди үсеш эше таләп итә (2014 елда сәүдә әйләнеше 6,5 млн. сум тәшкил иткән). Ул Шолбан Кара-оол сүзләре белән килешеп Татарстан һәм Тыва бизнесы вәкилләренә ешрак очрашырга һәм уртак чаралар үткәрергә кирәклеген раслады.  Хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре арасыннан ТР Президенты мәдәният, туризм һәм мәгариф өлкәләрен аерым атады. "Безнең Тыва җирендәге очрашулар хезмәттәшлекне киңәйтүгә ярдәм итәчәгенә ышанам", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

 

(ТР Президенты Матбугат хезмәте материалары буенча)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International