2016 елның 25 маенда ТР Премьер-министр урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә узган Composite Battle World Cup Kazan 2016 композитлар буенча беренче дөнья чемпионатын үткәрү сораулары хакында киңәшмәсендә катнашты.
Илдар Халиков искә төшереп үтте: 2015 елның октябрендә югары уку йортлары студентлары һәм предприятиеләрең яшь белгечләре арасында композитлар буенча Composite Battle- 2015 Россия чемпионаты булып узды, ярышларның финалы Мәскәүдә үтте. Агымдагы елның февралендә Туполев исемендәге КДТУ һәм Бауман исемендәге МДТУ ректорлары Татарстан Президентына композитлар буенча беренче дөнья чемпионатын Казанда үткәрү тәкъдиме белән мөрәҗәгать иттеләр.
Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Премьер-министрына 2016 елның октябрендә Composite Battle World Cup Kazan 2016 композитлар буенча беренче дөнья чемпионатын әзерләү һәм үткәрүне контрольдә тотуны йөкләде.
Илдар Халиков сүзләренчә әлеге чемпионат киләчәктә композит тармагы үсешенә әһәмиятле өлеш кертәчәк һәм яшьләр арасында инженер белгечлекләрен популярлаштыруга ярдәм итәчәк.
Киңәшмә барышында доклад белән Бауман исемендәге МДТУ тармакара инжиниринг фәнни-мәгариф үзәге директоры, “Россия композитлары” инновацион проекты җитәкчесе Владимир Нелюб чыгыш ясады. Ул узган елның октябрендә Мәскәүдә булып узган Composite Battle- 2015 композитлар буенча Россия чемпионаты турында сөйләде. Чемпионатның максаты - яшь белгечләр һәм студентлар арасында композит тармагын популярлаштыру. Composite Battle – полимер композитлар тармагында илдәге беренче ярышлар, диде Владимир Нелюб.
Composite Battle World Cup Kazan 2016 оештыру хакында доклад белән Туполев исемендәге КДТУ ректоры Алберт Гыйльметдинов чыгыш ясады. Оештыру комитеты рәистәшләре буларк ул өч югары уку йорты ректоры кандидатураларын тәкъдим итте – Ломоносов исемендәге МДУ, Н.Э.Бауман исемендәге МДТУ һәм Туполев исемендәге КДТУ.
Composite Battle World Cup Kazan 2016 композитлар буенча беренче дөнья чемпионаты 2016 елның 26 октябреннән 29 октябренә кадәр узачак дип көтелә. Ярышларны уздыру мәйданчыгы буларак “КАИ-Олимп” спорт комплексы тәкъдим ителә. Ярышлар ике этапта узачак – россия командалары финалы (федераль этап) һәм халыкара этап.
Composite Battle World Cup Kazan 2016 кысаларында композит материаллар бөтенроссия күргәзмәсе колач җәячәк, композит технологияләр казанышлары пленар күзәтүе,халыкара конференция узачак.
Илдар Халиков йомгаклау сүзендә болай диде: “композитлар буенча беренче дөнья чемпионаты – бу җитди әһәмиятле чара, шуңа күрә аны тиешле дәрәҗәдә үткәрү зарур”.
(Татарстан Республикасы Президенты Матбугат хезмәте мәгьлүматлары кулланылды)