"Татнефтехиминвест-холдинг" ААҖ директорлар Советы, акционерларының еллык җыелышы

2016 елның 25 мае, чәршәмбе

2016 елның 25 маенда Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган "Татнефтехиминвест-холдинг" ААҖ акционерларының еллык җыелышында катнашты.

"Татнефтехиминвест-холдинг" генераль директоры Рафинат Яруллин 2015 елда компания эшчәнлеген төп юнәлешләр буенча дәвам итте, дип хәбәр итте. Инновацион һәм инвестицион проектларны тормышка ашыруда ярдәм һәм импортны алыштыру сорауларына зур игътибар бирелде. Холдинг белгечләре тарафыннан бер ел эчендә 19 юнәлеш буенча базарларның маркетинг күзәтүләре ясалды. "Татнефтехиминвест-холдинг" фәнни-техник советының 13 утырышы булып узды. Нефть, газ эшкәртү һәм чыгару нәтиҗәлелеген арттыру, яңа химия продуктлары һәм резин эшләнмәләр алу, калдыкларны эшкәртү технологияләре каралды.

Тулаем алганда Татарстанның нефть-газ-химия комплексында 2015 ел нәтиҗәләре буенча җитештерү күләме 2,5 процентка арткан.

"Татнефтехиминвест-холдинг" 2015 ел нәтиҗәләре буенча 1 млрд. 165 млн. сум. чиста табыш алган.  Акционерлар дивидендлар исәпләмәскә карар биргәннәр, ә бөтен чиста керемне компанияне үстерүгә юнәлдерергә.

Җыелышта 25 кешедән торган яңа директорлар Советы сайланды. Аңа кабат ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры Илдар Халиков,  ТР Премьер-министр урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, ТР икътисад министры Артем Здунов, ТР Президенты ярдәмчесе Ренат Сабиров, ТР Президентының нефть сәнәгате буенча ярдәмчесе Шәфәгать Тәхаутдинов, ТР Президенты нефть-газ ятмаларын һәм нефть эшләү мәсьәләләре буенча консультанты Ренат Мөслимов, ТР Премьер-министрының нефть-газ комплексы мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Алмаз Гәлиев, ТР инвестицион үсеш Агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина керделәр.

Советка шулай ук, эре компанияләр җитәкчеләре сайланды, шул исәптән "Связьинвестнефтехим" генераль директоры Валерий Сорокин, "Татнефть" генераль директоры Наил Маганов, "ТАИФ" генераль директоры Алберт Шиһабетдинов.

Яңартылган директорлар Советы җыелыштан соң ук үзенең рәисе итеп Рөстәм Миңнехановны сайлады һәм "Татнефтехиминвест-холдинг" генераль директоры Рафинат Яруллинның вәкаләтләрен озынайтты.

 (“Татар-информ” МА материаллары кулланылды)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International