Татарстан Республикасы делегациясе Кострома автокомпонентлар заводында булды

2016 елның 25 мае, чәршәмбе

2016 елның 24 маенда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Кострома автокомпонентлар заводы”нда булды. Аны Кострома өлкәсе Губернаторы Сергей Ситников, Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары–Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов озатып йөрделәр.

Предприятие "Мотордеталь" холдингына керә һәм үз эшчәнлеген Кострома шәһәренең күп функцияле "Индустриальный” паркы территориясендә гамәлгә ашыра. Заводта меңнән артык кеше хезмәт куя. Компаниянең еллык кереме 2,7 млрд. сумнан артык тәшкил итә.

 “Кострома автокомпонентлар заводы” ЯАҖ эчке янулы двигательләр өчен цилиндр поршньле төркем детальләрен, ягулык, май һәм һава чистарту фильтрлары, двигательләр ремонтлау өчен резина техник әйбер комплектлары чыгара.

Продукция Россиянең барлык төбәкләренә җибәрелә һәм дөньяның 40 иленә экспортлана. Кострома автокомпонентлар заводының төп клиентлары -  "КАМАЗ" компаниясе, "Ярослав мотор заводы", "Минск мотор заводы", "Ульяновск мотор заводы" һәм башкалар.

“Кострома автокомпонентлар заводы” ЯАҖ җитәкчелеге мәгълүматларына караганда предприятиедә булган куәтне модернизацияләү һәм үстерүгә юнәтелгән зур масштаблы эшләр алып барыла. Әйтик, бу максатларга 2017 елга кадәр компания 5 млрд. сумга кадәр инвестиция акчаларын сарыф итәргә  планлаштыра.

Татарстан вәкилләре цехларны карадылар, детальләр җитештерүнең тулы циклы белән таныштылар: чимал әзерләүдән башлап әзер автокомпонентларны контроль тикшерүгә кадәр.

Компания җитәкчелеге белән очрашу барышында хезмәттәшлекне үстерүнең төрле вариантлары турында фикер алышынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International