Татарстан Республикасы һәм Кострома өлкәсенең сәүдә-икътисади элемтәләрен үстерү өчен яхшы мөмкинлекләре бар. Бу турыда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кострома өлкәсе Губернаторы Сергей Ситников белән очрашуында белдерде. Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары–Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, "Бөтендөнья Татар Конгрессы" башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, Татарстанның эре сәнәгать предприятиеләре вәкилләре һәм Кострома өлкәсенең эшлекле даирә вәкилләре катнашты.
Татарстан һәм Кострома өлкәсен озак еллар дуслык җепләре бәйли, диде Сергей Ситников. “Бүгенге бурыч - безнең социаль – икътисади элемтәләрне үстерү. Татарстанның инвестицияләр җәлеп итүдәге һәм махсус икътисади зоналар булдырудагы тәҗрибәсен без дә актив кулланабыз”, -диде ул.
Губернатор бүген Татарстан һәм Кострома өлкәсе арасында хезмәттәшлек турында Килешүне тормышка ашыру буенча чаралар планы имзаланачак, дип өстәде. Ышанам ки, әлеге документ барлык юнәлешләр буенча да безнең мөнәсәбәтләрне ныгытуга ярдәм итәчәк", - дип ассызыклады регион башлыгы.
Рөстәм Миңнеханов Кострома өлкәсе Губернаторы Сергей Ситниковка татарстан делегациясен җылы кабул иткән өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. Безнең республика белән хезмәттәшлекне үстерү сорауларына игътибар бирүегез өчен сезгә бик рәхмәтлебез, диде ТР Президенты.
Узган ел Кострома өлкәсе белән берничә юнәлештә хезмәттәшлек турында Килешү имзаланды. Бүген без әлеге документны конкрет планнар белән беркетеп куябыз, бу безнең регионнар арасындагы мөнәсәбәтләрне реаль проектлар белән ныгытырга ярдәм итәчәк, дип билгеләде ТР Президенты.
Рөстәм Миңнеханов Кострома өлкәсенең Россиядә һәм чит илләрдә танылган һәм үсеш алган машина төзелеше тармагы, судно төзелеше тармагы, ювелир предприятияле диверсификацияләнгән икътисады бар. Моннан тыш, куәтле эре урман эшкәртү комплексы эшләп килә.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, Костромада тарихи һәйкәлләрне саклау буенча бик кызыклы тәҗрибә бар. Шундый ук эш Татарстанда да алып барыла.
Соңгы елларда безнең товар әйләнеше артып килде һәм бүгенге көндә 3 млрд. сумга җитте, диде ТР Президенты, тик начар булмаган күләмгә карамастан структура шактый чикле. Татарстан Кострома өлкәсенә йөк һәм җиңел автомобильләр, азык-төлек продуктлары, көнкүреш химиясе товарлары җибәрә. Безнең республикага Кострома өлкәсеннән корыч торбалар, зәркән эшләнмәләр, химия сәнәгате продукциясе килә. Номенклатураны киңәйтү һәм үзара тәэмин ителә торган безнең предприятиеләр продукциясенең күләмен арттыру өчен өметле мөмкинлекләр бар, дип ышаныч белдерде Рөстәм Миңнеханов.
ТР Президенты гуманитар өлкәдә дә регионнарның үзара актив хәрәкәт итүләрен әйтеп үтте. Быел Костромада Сабантуй бәйрәме узачак. Татарстан үз чиратында бәйрәмне үткәрүдә ярдәм итәчәк һәм үзенең иҗат коллективларын юллаячак.Ул тагын бер кат Кострома өлкәсендә яшәүче татарларга ярдәм итүләре өчен Губернаторга рәхмәт сүзләрен кабатлады.
Аннан соң Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кострома өлкәсе Губернаторы Сергей Ситников белән сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәният өлкәләрендә хезмәттәшлек итү турындагы Килешүне гамәлгә ашыру чаралары Планына кул куйдылар.
Журналистларга биргән интервьюсында Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген төбәкләргә импортны алыштыру буенча һәм экспорт белән тәэмин итүне арттыру бурычларын хәл итәргә мөмкинлек бирә торган юнәлешләрне үстерү мөһим. ТР Президенты мисал итеп чаллы предприятиесе "КАМАЗ" һәм “Кострома автокомпонентлар заводы” компанияләренең хезмәттәшлеген китерде. "КАМАЗ" аннан комплектлау әйберләре ала һәм шул ук вакытта автокраннар җитештерү буенча Костромадагы заводка шасси җибәрә. Бу үзара файдалы гамәлләр. Бүген без җибәрелгән компонентлар линейкасын ничек киңәйтергә икәнен уйларбыз һәм шул рәвешле үзара мөнәсәбәтләр ныгытырга тырышырбыз", - диде ТР Президенты.
(ТР Президентының Матбугат хезмәте материаллары кулланылды)