Татарстан Республикасы делегациясе Кострома өлкәсенең "Красносельский Ювелирпром"предприятиесендә булды

2016 елның 24 мае, сишәмбе

2016 елның 24 маенда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кострома өлкәсенә эш визиты кысаларында Россиядә эре ювелир  предприятияләренең берсе булган "Красносельский Ювелирпром" җәмгыятенең эшчәнлеге белән танышты. Аны регион башлыгы Сергей Ситников, Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов һәм башкалар озатып йөрделәр.

"Красносельский Ювелирпром" җәмгыятенә 1919 елда нигез салынган. Ел саен  биредә 5 тоннадан артык кыйммәтле металл эшкәртелә, елына акча әйләнеше 2 млрд. сум тәшкил итә. Компания ювелир продукциясенең эре экспортеры булып җитештергән товарының 30% тан артыгын чит илгә сата.

Красносельск ювелирлары алтын, көмеш һәм төсле металл эретмәләреннән  югары сыйфатлы эшләнмәләр тудыралар, бизәнү әйберләре, дини предметлар,  кыйммәтле һәм төсле металлдан сувенирлар, савыт-саба. Осталар борынгы сәнгатьне саклап кала һәм үстерә алганнар.

Завод буенча экскурсия музейны караудан башланды. Рөстәм Миңнеханов һәм аны озатып йөрүчеләргә предприятиянең тарихы турында сөйләделәр, үз осталарының куллары белән эшләнгән ювелир бизәнү әйберләре һәм сувенирларының киң ассортименты белән таныштырдылар, киләчәккә булган җитештерүне үстерү планнары хакында хәбәр иттеләр.

Татарстан делегациясе эшләтү цехында, көмештән эшләнмәләр ясау цехында, автоматлаштырылган эшкәртү мәйданында булдылар.  

 (ТР Президентының Матбугат хезмәте материаллары кулланылды)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International