2016 елның 21 апрелендә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында 2016-2021 елларга Татарстан Республикасы электр энергетикасы перспектив үсешенең Схемасын һәм Программасын эшләү буенча эшче төркем киңәшмәсе булып узды.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Дамир Сәфиуллин, "Сетевая компания" ААҖ, «Генерирующая компания» ААҖ, «ТГК-16» ААҖ, «Түбән Кама ТЭЦы» ҖЧҖ, «ТГК Уруссу ГРЭСы» ЯАҖ һәм «СО ЕЭС» ААҖ филиалы Татарстан Региональ Диспетчер Идарәсе.
РФ Хөкүмәтенең 2009 елның 17 октябренең 823 номерлы "Электр энергетикасының перспектив үсеше Схемасы һәм Программасы турында" карары нигезендә Россия Федерациясе субъектлары электр энергетикасы Схемасы һәм Программасы РФ субъектларының башкарма хакимият органнары тарафыннан электр челтәре оешмалары һәм системалы операторлар катнашында ел саен Россиянең Бердәм энергетика системасы үсеше схемасы һәм программасына нигезләнеп эшләнә һәм Россия Энергетика Министрлыгына тапшырыла.
Киңәшмәдә республика хуҗалыкларының электр челтәре һәм җылылык челтәре үсеше Схемасы һәм Программасы кысаларында Татарстан Республикасы энергетика системасы буенча электр куәте балансы, эшләүче җиһазлар составы үзгәреше, Казан, Түбән Кама энергетик районнарының ышанычлылыгын арттыру буенча чаралар, Татарстан Республикасының җылылык белән тәэмин ителүе, Татарстан Республикасының бердәм ягулык-энергетика балансы каралды.