2016 елның 21 апрелендә ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы ТР мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан дәүләт энергетика университеты белән бергә Казанда республиканың белем бирү учрежденияләрендә су һәм энергетика ресурсларын куллануны киметүгә юнәлдерелгән техник һәм оештыру чараларын тормышка ашыру сораулары буенча семинар-киңәшмә уздырдылар.
Киңәшмә барышында 2016 елда Татарстан Республикасы белем бирү учрежденияләрендә хезмәт итүчеләр арасында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген күтәрү өчен җаваплы булган затларны укытуны оештыру һәм бюджет өлкәсендә энергетика нәтиҗәлелеге дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру сорауларын карадылар.
ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре "Энергетика нәтиҗәлелеге" дәүләт мәгълүмат системасында энергетик декларацияләрне тутыру тәртибе турында сөйләделәр.
"Энергетика нәтиҗәлелеге" дәүләт мәгълүмат системасында эшләү буенча презентацион материаллар (http://dper.gisee.ru) ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы сайтында "Энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген күтәрү" бүлегендә урнаштырылган: http://mpt.tatarstan.ru/rus/energosberezhenie-i-povishenie-energoeffektivnosti.htm.