Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Сычуань провинциясе Вице-губернаторы Лю Цзе җитәкчелегендәге кытай делегациясе белән очрашуы

2016 елның 4 марты, җомга

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Сычуань кытай провинциясе вәкилләре белән очрашты, анда Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов катнашты.

Кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының Кытай белән актив элемтәдә торуы хакында, Кытай Халык Республикасының югары җитәкчелеге вәкилләре, шулай ук бизнес-делегацияләр Татарстанга бер генә тапкыр килмәделәр, дип хәбәр итте.

"Без Кытайның икътисади үсеш тәҗрибәсен өйрәнәбез, Кытайда Татарстан Республикасының сәүдә-икътисадый вәкиллеге ачылган иде", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Моннан тыш, якын арада Казанда Кытай Халык Республикасы консуллыгы ачылачагы турындагы хәбәрне ишетү дә күңелле булды, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов кытай партнерлары белән хезмәттәшлек өлкәсендә кайбер перспектив юнәлешләрне билгеләде. Бу, аерым алганда, "КАМАЗ" ҖАҖ белән хезмәттәшлек итү –Кытайда россия авыр йөк машиналарын җыю һәм Татарстан территориясендә кытай автомобильләрен җыю.

Татарстан Президенты, искә төшергәнчә, агымдагы елның апрелендә "Хайер" кытай компаниясе Яр Чаллы мәйданчыгында көнкүреш техникасы җитештерүне ачарга планлаштыра.

Алабуга махсус икътисадый зона территориясендә кытай бизнесы катнашында өч компания тәкъдим ителгән.  

Татарстан Республикасында кытай медицинасы Үзәген ачу мәсьәләсе карала, дип хәбәр итте алга таба Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренә караганда, кытай партнерлары белән авыл хуҗалыгы, төзелеш, логистика, мебель җитештерү, трансформаторлар һәм башка өлкәләрдә уртак предприятиеләр төзү турында да сорау карала.

Турыдан-туры Сычуань провинциясе белән элемтәләргә килгәндә, Рөстәм Миңнеханов искә төшергәнчә, 2014 елдан бирле Татарстан "Волга-Янцзы" эш төркеме составына керә, узган елның август аенда Татарстан белән Сычуань провинциясе хезмәттәшлеге турында килешүгә кул куелды, 2015 елның ноябрь аенда Сычуань провинциясе административ үзәге һәм Казан арасында үзара хезмәттәшлек турында меморандум имзаланды.

Үз чиратында, Сычуань провинциясе вице-губернаторы Лю Цзе әфәнде 2015 елда Татарстан Президентының Кытайга визиты мөнәсәбәтләр үсешенә җитди йогынты ясады, дип белдерде. Казанга әлеге килүнең төп максаты - агымдагы елның апрелендә Сычуань провинциясе партком секретаренең Казанга булачак визитын әзерләү эшләрен алып бару, диде.  

Лю Цзе кытай партнерлары өчен перспектив булган юнәлешләрне атады һәм аларны алга этәрергә әзер булуларын хәбәр итте, - бу инфраструктур проектларны тормышка ашыруда хезмәттәшлек, көнкүреш техникасын җитештерүне оештыру, мәгълүматлаштыру өлкәсендәге проектлар.

Бу юлы Казанга килгән безнең эре компания вәкилләре Татарстан территориясендә уртак проектларны тормышка ашыруда кызыксынуларын белдерделәр һәм Россиягә инвестицияләү вариантлары теләген белдерделәр - диде Лю Цзе.

Моннан тыш, Сычуань авиаюллары инде Прагага, Мәскәүгә һәм башка юнәлешләргә турыдан-туры авиарейслар ачтылар. "Без Татарстан белән  дә турыдан-туры һава юлларын ачу мөмкинлеген карарга әзер", - диде Лю Цзе.

Аеруча кытай партнерлары авиа - һәм вертолет төзелеше өлкәсендә (җитештерү һәм сатып алу) хезмәттәшлекне җайга салуда зур кызыксыну белдерделәр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International