2015 елның 7 августында Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округында тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич Кытай Халык Республикасына эш визиты кысаларында Хубэй провинциясе эшмәкәрләр даирәләре белән очрашу уздырды. Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов та катнашты.
Чара «Дунху» яңа технологияләрне үзләштерү Зонасында Үзәк Кытайның Фәнни-техник университетының фәнни-техник паркында узды. Монда Михаил Бабич «Хуагун» ҖЧҖ лазер технологияләрен үзләштерү өлкәсендә предприятиеләрнең эшчәнлеге белән танышканнан соң, Кытай эшмәкәрләре белән очрашу үткәрде.
Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округында тулы вәкаләтле вәкиле Идел буе федераль округы һәм Янцзы елгасының югары, урта агымы төбәкләре арасындагы хезмәттәшлекнең югары потенциалын билгеләп үтте («Идел-Янцзы» форматы). Бу күренеш Россия һәм Кытай ягының сәнәгать, инфраструктура һәм авыл хуҗалыгы потенциалының үсешенең чагыштырмача бер дәрәҗәдә булуы белән бәйле.
Россия белән Кытай арасындагы төбәкара багланышлар яңа механизмы 2013 елдан алып үзенең актуальлеген раслап килә, һәм, һичшиксез, Россия һәм Кытай арасындагы төбәкара хезмәттәшлекнең күрсәтмә моделе булып тора.
«Идел-Янцзы» форматының приоритетлы юнәлеше буларак Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округында тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич сәүдә-икътисадый өлкәсендәге төбәкара элемтәләр үстерүне билгеләде.
«Бүгенге көндә икътисадый юнәлешле 104 проект гамәлдә, моның 60 артык проекты - гуманитар өлкәдә. Икътисадый проектларның 104нән - 21 инде гамәлгә ашырылды, яки әзерлекнең югары дәрәҗәсендә. Моннан тыш, әлеге визитка икътисадның төрле юнәлешләрендәге 149 яңа проект әзерләдек”, -дип хәбәр итте Михаил Бабич.
Идел буе федераль округы әгъзалары очрашу кысаларында Кытай эшмәкәрләре сорауларына җавап бирделәр һәм әлеге очрашу Россия һәм Кытай эшмәкәрләренең эшлекле мөнәсәбәтләрен үстерүгә һәм киңәйтүгә өстәмә импульс булыр дип ышанычларын белдерделәр.