2019 елда һөнәр осталыгы буенча WorldSkills Competition дөнья чемпионаты Казанда узачак. Бу хакта 2015 елның 10 августында WorldSkills Генераль Ассамблеясе утырышы йомгаклары буенча билгеле булды, утырыш Сан-Паулуда (Бразилия) узды.
Россия Федерациясеннән 2019 елда һөнәр осталыгы буенча WorldSkills Competition дөнья чемпионатын уздыруда шәһәр-кандидат буларак Казанны тәкъдир итүдә Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашты. Презентациядә шулай ук Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Ольга Голодец, WorldSkills Russia җитәкчесе Павел Черных, «Росатом» дәүләт корпорациясе гендиректоры Сергей Кириенко, Казан мэры Илсур Метшин, башка рәсми затлар катнашты.
Бразилиядә казанлыларга көч биреп торырга Россиядән делегация барган иде. Аның составында Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, предприятиеләр һәм мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре бар иде.
Казаннан тыш, WSC-2019 уздыру хокукын алу өчен, Париж (Франция) һәм Шарлеруа (Бельгия) шәһәрләре көрәште.