Австралиянең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе белән очрашу узды

2015 елның 11 августы, сишәмбе
 

2015 елның 10 августында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиковның Австралиянең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Пол Майлер белән булган очрашуында катнашты. Яклар эшчәнлекнең төрле юнәлешләре буенча үзара мөнәсәбәтләрне ныгыту һәм үстерү мәсьәләләре хакында сөйләштеләр.

Безнең спорт һәм мәдәният өлкәсендәге хезмәттәшлек икътисадка да күчәргә тиеш, диде Илдар Халиков, кунакларны сәламләп, Австралия һәм Татарстан Республикасы арасындагы мөнәсәбәтләрне җайлау һәм ныгытуга ярдәм итәчәк уртаклыкны табарга мөһим.

Татарстан Республикасы Премьер-министры кыскача төбәк икътисадының төп үсеш юнәлешләре, инновацион мәйданчыклар һәм Татарстан Республикасында урнашкан махсус икътисадый зоналарның мөмкинлекләре турында сөйләде. Бүген “Алабуга” махсус икътисадый зонасы актив үсештә, аның 42 резиденты бар, 5 меңнән артык эш урыны булдырылган. Якын арада “Алабуга” МИЗы территориясе зурайтылачак, чөнки инвесторлар ягыннан җитди ихтыяҗ бар, дип белдерде ул. “Алабуга” махсус икътисадый зонасы Австралия эшмәкәрләре өчен Россия базарына чыгарга яхшы мәйданчык булырга мөмкин, дип белдерде Илдар Халиков.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы шулай ук “Мастер” Кама индустриаль паркы турында да сөйләде. Ул хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә бу парк Европада иң зур индустриаль парк, мәйданы 640 мең кв. метр тәшкил итә.

Илдар Халиков сүзләренчә, инвесторлар өчен Казаннан 30 км ераклыктагы Иннополис инновацион шәһәре дә кызыклы булачак, анда “Иннополис” махсус икътисадый зонасы һәм Американың Карнеги Мелон университеты (Carnegie Mellon University - CMU) белән бергә нигезләнгән ИТ-университет урнашкан.

Үз чиратында, Австралиянең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Пол Майлер җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде. Ул шулай ук Казанда Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатын оештыру һәм үткәрү буенча соклануын белдерде.

Алга таба ике яктан да катнашучылар хәзерге икътисадый шартларда икътисадның кайбер тармакларында хезмәттәшлекне ныгыту мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Аерым алганда, Татарстан Республикасы Премьер-министры эшмәкәрлекне алып бару шартлары белән җентекләп танышу өчен, республикага Австралия эшмәкәрләренең -визитын оештыруны тәкъдим итте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International