Казанда Су спорт төрләре буенча XVI FINA дөнья чемпионатының ябылу тантанасы узды

2015 елның 10 августы, дүшәмбе
 

Казанда Су спорт төрләре буенча XVI FINA дөнья чемпионатының ябылу тантанасы 2015 елның 9 августында «Татнефть Арена» боз сараенда узды. Тантанада Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев: “Казан тагын бер кат халыкара дәрәҗәдәге теләсә нинди спорт чарасын кабул итәргә сәләтле”-, дип белдерде.

Дмитрий Медведев спортчыларга гадел ярышулары, яңа рекордлар куйганнары өчен, тренерларга призерларны һәм чемпионнар әзерләгәннәре өчен рәхмәт әйтте. Ул шулай ук тамашачыларга, волонтерларга һәм чемпионатны оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.

"Казанга спорт яратуы өчен рәхмәт, ул тагын бер кат теләсә нинди ярышларны кабул итәргә сәләтле икәнен исбатлады", - дип ассызыклады Россия Премьер-министры.

Казанда Су спорт төрләре буенча XVI FINA дөнья чемпионатының ябылу тантанасында  шулай ук Венгрия Премьер-министры Виктор Орбан, FINA Халыкара йөзү федерациясе президенты Хулио Маглионе, Россия Дәүләт Думасы рәисе Сергей Нарышкин, Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Россия спорт министры Виктор Мутко, Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков һәм башкалар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International