ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында урта һәм кече тоннажлы химияне үстерү буенча ведомствоара эш төркеме утырышы узды

2015 елның 24 апреле, җомга
 

2015 елның 23 апрелендә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында урта һәм кече тоннажлы химияне үстерү мәсьәләләре буенча ведомствоара эш төркеме утырышы узды.

Утырыш кысаларында суыткыч һәм туңдыргыч техникасын җитештерүдә химия продукциясенә алмаш табу, «КГАСУ» ФДББУ ЮҺБ нигезендә  «Строительная химия» инжиниринг үзәген, Казан кремнийлы органик кластерын булдыру мәсьәләләре каралды.

Утырышта катнашучылар «Серго исем. завод» ҖБ»  ААҖ суыткыч һәм туңдыргыч техникасын җитештергәндә куллана торган полистиролның махсус маркаларын эшләп чыгаруда уңай нәтиҗәләрен («Нижнекамскнефтехим» ҖАҖ җитештерүе) һәм пенополиуретан изоляциясе компонентын («Эластокам» ҖЧҖ җитештерүен) билгеләделәр. Бу юнәлештәге эшчәнлек дәвам итәчәк.

«Строительная химия» инжиниринг үзәген булдыру буенчагы эшчәнлек кысалырында «КГАСУ» ФДББУ ЮҺБ  Россия Федерациясе югары уку йортлары каршында инжиниринг үзәкләр булдыру буенча  федераль бәйгедә катнашуы планлаштырыла.

Шулай ук утырышта катнашучылар  Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы  катнашында «КЗСК» ААҖ һәм  «КЗСК – Силикон»  ААҖ белән берлектә Казан кремнийлы органик кластер булдыру Концепциясе хакында фикер алыштылар.

Фикер алышу нәтиҗәләре буенча Казан кремнийлы органик кластерын булдыру өлкәсендә тармак предприятиеләренең, республика министрлыкларының һәм фәнни үзәкләрнең уртак эшчәнлеге билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International