7 июльдә Татарстан Республикасы Премьер- министры урынбасары – Татарстан Республкасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның “Efes Rus” (“Эфес Рус”) компаниясе генераль директоры Робин Гучи белән булган очрашуда катнашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Татарстан ягыннан очрашуда Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин, Татарстан Республикасы транспорт һәм юллар хуҗалыгы министры Ленар Сафин, Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин һәм башкалар катнашты.
Яклар компаниянең киләчәк үсеше мәсьәләләре, кайбер проектлар буенча планнар турында фикер алышты.